Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тамара Баһаветдинова турында кызыклы фактлар

Тамара Алексеевна Баһаветдинова  Түбән Кама шәһәренең һәм районының керәшеннәр җәмгыяте идарәсен оештыручы һәм аның җитәкчесе булып тора. Тамара Алексеевнаның актив тормыш позициясе нәтиҗәсендә бүгенге көндә керәшеннәр җәмгыяте шәһәрнең актив һәм нәтиҗәле этномәдәни берләшмәләренең берсе

Баһаветдинова  Тамара Алексеевна 1948 елның 25 сентябрендә Татарстан АССР ның Балык Бистәсе районы Алан-Полян авылында дөньяга килә. Алан-Полян башлангыч мәктәбен бетергәч, укуын Шомырбаш урта мәктәбендә дәвам итә.

Тамара Алексеевна үзенең төпле белеме белән дә аерылып тора. Ул Совет сәүдә техникумын (1974 - 1976 еллар), Марксизм - Ленинизм университетын (1978 - 1980 еллар), Плеханов исемендәге Мәскәү халык хуҗалыгы институтын (1981 - 1986 еллар), Реаль Экономика халыкара академиясен (2001 ел) тәмамлаган.

Тамара Алексеевна Баһаветдинова  хезмәт юлын 1963 елда башлый. Сәүдә системасында инде 50 елдан артык хезмәт куя. 1992 елның мартында Түбән Кама шәһәренең "Базар комплексы" ҖЧҖнә үзгәртелгән колхоз базарын җитәкләп, аны шәһәрнең рентабельле предприятиеләренең берсенә әверелдерде. Шәһәр өчен әһәмиятле «Базар комплексы» ҖЧҖ һәм «Аметист» ҖЧҖ предприятиеләрен берләштерә һәм җитәкли. Ваклап сату комплексы халыкка, эшмәкәрләргә, колхоз һәм совхозларга көндәлек халык кулланышы һәм авыл хуҗалыгы товарларын сатуда хезмәт күрсәтә.

Профессиональ сыйфатлар белән беррәттән, Тамара Алексеевна башкалардан яхшы күңелле, ярдәмчел булуы белән аерылып тора. Ул балалар йортларына, өлкәннәргә һәм инвалидларга хәйрия ярдәмен оештыручы, мәдәният учреждениеләренә, иҗтимагый һәм дини оешмаларга иганәчелек ярдәме күрсәтә.

Тамара Алексеевна Баһаветдинова  Түбән Кама шәһәренең һәм районының керәшеннәр җәмгыяте идарәсен оештыручы һәм аның җитәкчесе булып тора. Тамара Алексеевнаның актив тормыш позициясе нәтиҗәсендә бүгенге көндә керәшеннәр җәмгыяте шәһәрнең актив һәм нәтиҗәле этномәдәни берләшмәләренең берсе.

Тамара Алексеевна Баһаветдиновага фидакәрь хезмәте өчен күп санлы мактаулы исемнәргә лаек: «ТРның атказанган сәүдә хезмәткәре» (1999 ел), «Алтын йөрәкле кеше» (2001 ел), «Иң яхшы сәүдә менеджеры» (2001 ел), «Региональ икътисад лидеры» (2001 ел), «Россиянең иң яхшы менеджеры» (2002 ел), «Татарстанның беренче бизнес-леди» (2003 ел), «Ел җитәкчесе» (2005 ел), «Ел хәйриячесе» (2008 ел), Сәүдәгәр Гаврила Солодовников исемендәге РФ премиясе дипломы, "Россиянең иң яхшы кешеләре" истәлекле медале белән бүләкләнә.

Түбән Кама шәһәр Советының 2017 елның 15 декабрендәге 40нчы номерлы карары белән милләтара татулыкны ныгыту, керәшеннәр җәмгыятенең актив эшчәнлеген оештыру, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм хәйрия эше өчен Баһаветдинова  Тамара Алексеевнага «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелә.

 

Мәгълүмат Түбән Кама муниципаль районының e-nkama.ru рәсми сайтыннан алынды, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев