Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тәмәке тартудан тыеп булырмы

«Тәмәке эпидемиясе» җир йөзендә ел саен 8,7 миллион кешене теге дөньяга алып китә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) статистикасыннан күренгәнчә, Россия — җәмәгать урыннарында тәмәке тарту тыелган 74 ил арасында. Моннан тыш, безнең илдә танылган кешеләргә яшьләр арасында тәмәкене рекламалау тыелган. Шулай ук, олыларның һәм үсмерләрнең электрон сигарет кулланулары да игътибардан читтә калмый.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының сәламәтлекне ныгыту мәсьәләләре буенча департаменты директоры Рюдигер Крех белдергәнчә, ел саен җир йөзендә 8,7 миллион кешенең тормышын өзә торган «тәмәке эпидемиясе»н туктату өчен, ВОЗ барлык илләрне дә үз гражданнарын тәмәке тартудан саклау буенча тиешле чаралар күрергә чакыра. 

Россиянең җәмәгать урыннарында тәмәке тарту тыелган илләр арасына керүе бик шәп, анысы. Әмма Казан урамнарында гына да электрон сигарет капкан үсмер кызлар адым саен очрый. Мәктәпләрдә, уку йортларында белем алучы үсмерләрнең, яшьләрнең электрон сигаретлар тартуына чынлап та чик куелсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев