Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Талир тәңкә" ансамбле турында кызыклы фактлар

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә баручы Мамадыш керәшеннәренең айлыгы уңаеннан районның фольклор ансамбльләре белән таныштырабыз

Владимир авылы «Талир тәңкә» фольклор ансамбле 2017 елны Михайлова Галина Григорьевна тарафыннан оештырыла.

Ансамбльга 50 яшьтән 64 яшькәчә 6 кеше йөри: Михайлова Галина Григорьевна, Воеводина Нина Николаевна, Данилова Эльмира Семеновна, Степанова Любовь Никифоровна, Сафин Разиф Назифович, Михайлов Валерий Валентинович.

«Талир тәңкә» фольклор ансамбле керәшеннәрнең халык җырларын һәм биюләрен өйрәнү белән шөгыльләнә. Менә инде дүрт ел дәвамында алар үз иҗатлары белән халыкка еллар буена онытылган, тарихи халык җәүхәрләрен җиткерә, шул рәвешле керәшен халкы мәдәниятен яңарта. Пасыев Динар Васыйл улы ярдәме белән, коллектив чыгышлар өчен костюмнар белән тәэмин ителде һәм ансамбль бүген дә мәдәни-массакүләм чараларда катнашуын дәвам итә.

Ике ел рәттән «Талир тәңкә» фольклор ансамбле Җөри авылында уздырылган «Питрау» республика керәшен мәдәнияте бәйрәмендә уңышлы чыгыш ясады. 2018 елда коллектив кубок һәм диплом белән бүләкләнде.

Бүгенге көндә «Талир тәнкә» фольклор ансамбле район күләмендә үткәрелә торган «Рождество», «Май чабу» бәйрәм чараларында, көзге-язгы ярминкә концертларында, район Сабантуенда уңышлы чыгыш ясый. Усали зонасында үткәрелгән массакүләм мәдәни чаралар «Талир тәңкә» фольклор ансамбле катнашыннан башка узмый. Covid-19 пандемиясе китереп чыгарган авырлыкларга карамастан, иҗат коллективы үз чыгышларын, юбилярларны котлауларын һәм башка төрле чыгышларын онлайн режимында да уңышлы алып бара.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев