Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Талант иясенең шигырьләрен китап итеп бастырып чыгарасы иде

Югары Баграж - талантлы кешеләргә бай авыл.

Бүгенге язма шигърият дөньясына гашыйк тагын бер талант иясе — Анатолий Цыганов турында.

Анатолий Степанович 1944 елның 9 сентябрендә Одесса өлкәсенең Ананьев шәһәрендә туган. Ул елларда Украинаның әлеге өлкәсе румыннар оккупациясендә була. Балачагы, яшьлек еллары авыр чакларга туры килә.

1945 елның җәй аенда, оккупация тәмамланганнан соң, әнисе Мария Михайловна Шигаева ике баласы — Александр һәм Анатолий белән әти-әнисе янына туган ягына - Зәй районы Поповка авылына кайта.

— Әни укытучы булгач, төрле авылларда яшәргә туры килде, — дип искә ала Анатолий Степанович.

Беренче класска укырга Сармашбаш мәктәбенә бара. Икенче-өченче классны Винокуровка (хәзер юкка чыккан авыл) мәктәбендә укый. Дүртенче классны Югары Лоҗыга күченеп килгәч тәмамлый. Бишенче класстан унынчыга кадәр урта белемне Зәйнең интернат-мәктәбендә ала. Җиденче-сигезенче классларда укыганда шигырьләр яза башлый. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, Мирный бистәсе мәктәбенә физкультура укытучысы булып эшкә урнаша.

1964 елда армия сафларына алына. Пенза өлкәсендә хәзерлек үткәннән соң, Венгриягә җибәрелеп, өч ел армия хезмәтен шунда уза.

1967 елда, армия хезмәтеннән соң, яңадан Мирный мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Соңыннан Мусабай  мәктәбенә күчерелә һәм аннан Югары Лоҗы авылы мәктәбенә кайта. Читтән торып, Алабуга педагогика институтының филология бүлегенә укырга керә һәм рус теле укытучысы дигән белгечлек дипломы ала.

1981 елда Югары Лоҗыдан Югары Баграж сигезьеллык мәктәбенә директор итеп билгеләнә.

1989 елда мәктәптә тагын бер үзгәртеп кору була — яңа мәктәпкә нигез салына. Әлеге таш мәктәп Анатолий Степанович тырышлыгы белән төзелә. 29 ел мәктәп директоры вазифасын башкарып, лаеклы ялга чыга, ә педагогик стажы 44 елдан артык аның.

Анатолий Цыганов шигърияттә кабатланмас үз тавышы, үз сүзе булган автор ул. Шигырьләре иң беренче мәртәбә 1958 елда “Кызыл Зәй” газетасында басыла.

Аның шигырьләрендә Югары Баграж авылына булган мәхәббәте, авыл халкына булган ихтирамы, дөньяга фәлсәфи карашы чагыла. Анатолий Степанович шигъри юллар аша  әйләнә-тирә табигатькә мәдхия укый. Шулай ук аның авыл хезмәтчәннәренә багышланган күп кенә язмалары да бар.

Анатолий Степановичның тормыш иптәше Галимә апа һәм улы Александрның рөхсәте белән гаилә архивында сакланган шигырьләр белән таныштым. Аларны мин йотлыгып укыдым. Бу архивта шагыйрьнең 1000нән артык шигыре һәм язмасы саклана. Кызганычка каршы, үзе исән чакта, алар китап итеп бастырылырга өлгерелмәгән.

Минем шушы язма аша Анатолий Степановичның Югары Баграж авыл мәктәбендә озак еллар эшләү дәверендә мәктәпне тәмамлап чыккан укучыларына мөрәҗәгать итәсем килә: аның гаиләсенә Анатолий Степановичның шигырьләрен һәм язмаларын китап итеп бастырып чыгарырга ярдәм итсәгез иде. Аларны, һичшиксез, зур аудитория күрергә һәм укырга тиеш.

(Гөлшат Хрипунова, Югары Баграж авыл мәдәният йорты директоры)

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев