Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Табиб почмагы

Рубриканы штаттан тыш хәбәрчебез, Язучылар союзы берлеге члены, медицина белгече, табиб Ринат Архипов (Мәннан) алып бара. БАЛАЛАР ПАРАЛИЧЫ (Полиомиелит) Бу вируслы зәхмәттән дә Дәваларга юк юне. Шуның өчен сөйләп китәм: Әүвәл ул бик хәтерләтә Гади салкын тиюне. Температура югары, Хәл юк, тамакны кыра. Ике көннән кул-аяклар, Җилкәләр дә сызлый башлый,...

Рубриканы штаттан тыш хәбәрчебез, Язучылар союзы берлеге члены, медицина белгече, табиб Ринат Архипов (Мәннан) алып бара.

БАЛАЛАР ПАРАЛИЧЫ

(Полиомиелит)

Бу вируслы зәхмәттән дә

Дәваларга юк юне.

Шуның өчен сөйләп китәм:

Әүвәл ул бик хәтерләтә

Гади салкын тиюне.

Температура югары,

Хәл юк, тамакны кыра.

Ике көннән кул-аяклар,

Җилкәләр дә сызлый башлый,

Аннан көзән җыера.

Тагын бер өч-биш көннәрдән

Аякларга паралич

Кинәт кенә китереп суга

Һәм йөрүләр бөтенләйгә

Көтмәгәндә бетә ич.

Тын алу үзәгенә дә

Эләгә кай очракта.

Монысы бигрәк тә яман,

Ясалма сулыш алдыру-

Зарурилык ул чакта.

Авыру йога төрлечә:

Һава-тамчы юлы бар

Һәм пычрак куллар аша да

Әйбәтләп юып йөрмәсәң,

Моңа ит син игътибар.

Бәхеткә, бу зәхмәт хәзер

Очрый бик тә сирәк,

Чөнки һәр сырхауханәдә

Прививка ясаталар,

Моны белергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев