Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәйтәкнең «Керәшен җорты”нда бәзәкелеләр кунак булып кайтты

Менделеев районы Сәйтәк авылының кунакларын керәшеннәрнең көнкүреше, авылның данлыклы кешеләре һәм тарихы белән таныштырдылар

Шушы көннәрдә Сәйтәк авылы “Керәшен җорты” музей бүлмәсе кунаклар кабул итте. Бу хакта Менделеев районы пресс-службасы хәбәр итә. Бу юлы кунаклар - Бәзәкә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары. Экскурсия каникуллар башлану һәм Халыклар бердәмлеге көне кысаларында уздырылды. Авыл клубы мөдире Ясминур Гизатуллина укучыларны авыл тарихы, керәшеннәрнең көнкүреше, авылның данлыклы кешеләре белән таныштырды. Нинди генә милләттән булуыбызга карамастан, үзара дус  тату яшәргә кирәклегенә аерым басым ясады.Шулай ук балаларны әби-бабаларының тормыш көнкүрешләре белән кызыксынырга, өйрәнеп калырга өндәде. “Үзенең халкының үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк “ дип экскурсияне  тәмамлады. Балалар зур кызыксыну белән музей экспонатлары белән таныштылар. Очрашу файдалы  һәм мавыктыргыч булгандыр дип ышанып каласы килә.

Фото: Менделеев районы пресс-службасы

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев