Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәйтәклеләр Питрау бәйрәмен зурлаган Видео

12 июль көнне Менделеев районы Сәйтәк авылында Питрау бәйрәмен үткәргәннәр

Бу юлы да ул яшел аланга салалыларны, кунакларны җыйды. Котлауларны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева юллады, традицияләрне саклауның буыннарны бәйләүче җеп булуын билгеләде.

– Яшьләр, балалар районда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен белергә тиешләр, – диде ул.

Тәбрикләүләргә Бәзәкә җирлеге башлыгы Илмир Кашафетдинов та кушылды.

Бәйрәм хуҗалар – “Карендәшләр” керәшен фольклор ансамбле чыгышыннан башланды. Алар төп элементлары тәкыя үрү, каен себеркеләре бәйләү булган “Питрау” композициясен күрсәттеләр. Җыелганнарга концерт номерларын Монай, Иске Гришкин, Камайдан иҗат төркемнәре бүләк иттеләр.

Питрау күңелле уеннар белән үрелеп барды: мәйдандагылар бау тартыштылар, уенчык атларда чаптылар, тизлеккә бүрәнә кистеләр. Балалар өчен аниматорлар төркеме, аттракционнар эшләде. Сәүдә нокталары татлы эчемлекләр, камыр ризыклары, хуш исле шашлык тәкъдим иттеләр.

Фото һәм видео Сәйтәк авылының "Вконтакте" социаль челтәрендәге группасыннан алынды

"Менделеевские новости"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев