Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәйтәк авылы тарихыннан кызыклы фактлар

Сәйтәк - Менделеевск районындагы авыл, ул Түбән Кама сусаклагычыннан бер ярым чакрым, Менделеевск шәһәреннән сигез чакрым ераклыкта урнашкан

Сәйтәк авылы турында 1680 еллардан билгеле. 1859 елгы унынчы ревизия нәтиҗәләре буенча, Ерыкса елгасы буендагы Сәйтәк авылында 102 ишегалды исәпләнгән. Анда 194 ир-ат һәм 205 хатын-кыз яшәгән. XVIII - XIX гасырның беренче яртысында халык дәүләт крестьяннары категориясенә керә. Авылда керәшеннәр яши. Шул ук вакытта Сәйтәктә 200 ревизия җаны һәм император Николай I нең 9 солдаты исәпләнә. Җирлектә терлек көтүчеләрсез генә йөри.

Халык игенчелек, терлек асрау, балык тоту өчен җәтмә үрү белән шөгыльләнә. Авылның исеме дә нәкъ менә җәтмә сүзеннән килеп чыккан дигән риваять бар. XX гасыр башында авылда земство мәктәбе һәм икмәк кибете эшләп килгән.



Сәйтәк авылы үзенең күпьеллык тарихында төрле волостьлар, өлкәләр һәм районнар составында була. 1985 елдан Менделеевск районы составында.

1955 ел ахырында Сәйтәк авыл җирлеге территориясендә тирәнтен эзләү нәтиҗәсендә скважинандан беренче нефть керны күтәрелде. Шулай итеп Сәйтәктә Бондюг нефть чыганагы барлыкка килә.

Шулай ук Сәйтәк авылында Вятка губернасы елъязмаларында искә алынган “Изге чишмә” урнашкан. Әлеге чишмәнең суы савыктыру үзлекләре буенча Республикабызда икенче урында тора. Шуңа күрә авыл, район һәм якын-тирә шәһәрләрдә яшәүчеләр арасында зур ихтыяҗ тудыра. Чишмәдән ерак түгел генә "Әүлия кәберлеге" урнашкан. Бу урын изгеләрдән санала.

2015 елда Сәйтәк авылында көтеп алынган вакыйга – күпфункцияле үзәк ачылу. Анда балалар бакчасы, ФАП, китапханә, авыл клубы хезмәт күрсәтә.

Клуб ачылу белән милли бәйрәмнәргә дә игътибар арта. Сәйтәк авылының престол бәйрәме – Питрау бигрәк тә зурлап үткәрелә, анда бөтен авыл халкы һәм районаннан кунаклар җыела.

2016 елда тагын бер көтелгән вакыйга - Смоленск Изге Алла Анасы иконасы хөрмәтенә төзелгән храм-часовня ачылу. Храм Харитоновлар гаиләсе һәм авыл халкының тырышлыгы белән бер елда сафка баса. 2016 елның 13 августында Смоленск Изге Алла Анасы иконасы хөрмәтенә төзелгән храм- часовня изгеләндерелә һәм беренче илаһи литургия уза.

Культурный центр имени Якова Емельянова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев