Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сынаса да язмыш җиле, сынмаган ул керәшен кызы Ольга

Кайбыч районының Иске Тәрбит авылында гомер итүче Людмила Степанова әнисе Ольганың ачы, сикәлтәле тормыш юллары турында сөйләде.

Уйлар, уйлар, очы-кырые юк...

Уйларым йөгәнсез аргамаклар күк әллә кайларга, балачак хатирәләремә алып кайталар. Балачагым бәхетле булмаса да, шулкадәр матур Гөбенә елгасы янында урнашкан керәшен авылында тууым белән горурланам. Нинди гүзәл туган авылым!

Их, Гөбенәм, суың артса, күреп сөенәм! Күпме балачак хатирәсе синең белән бәйле. Җәй җитүгә авылымның барлык бала-чагасы шунда чыр-чу килә, бүген ничә тапкыр су кердең, дигән сораулар яудыра иде бер-берсенә. Балык тоту, кул белән кысла эләктерү, аларны утта кыздырып ашау. Агач саллар ясап, зур малайларның безнең ише вак-төяк бала-чаганы су буенча салда йөртүе, шулкадәр якты истәлек булып күңелдә уелып калган. Су коенып арыгач, барлык урам кызларыбыз җыелышып, тиз генә әниләр эшкә киткәнче кушып калдырган вак-төякне эшли идек. Тавык ашату, су ташу, өй эчен тиз генә җыештырып кую, дисеңме, барысы да безнең эш. Ашап алганнан соң, бар уенчыкларны җыеп, тагын уйнарга чыгып чабасың. Уенчык дигәнем, ватык чынаяк, “борынсыз” чәйнек, иске-москы чүпрәк. Комнан йортлар ясап, аларны чәчәкләр белән бизәп, табын әзерләгән буласың, үзара кунакка йөрешәсең. Кич җиткәне сизелми дә, караңгы төшкәч кенә өйләргә таралышабыз. Уенчыкларны да калдырмыйбыз, мыш-мыш килеп, караңгыда, җыеп күлмәк итәгенә салабыз да йөгерәбез.

Без яшәгән йорт авылда иң кечкенәсе, иң беткәне булгандыр...

Җыручы Ольга

Әнню ишле гаиләдә үсә. Аның бертуганнары – Мария, Анна, Александра, Анатолий һәм Лев.

Әниемнең яшьлек елларында, безнең керәшен авылларында, яшьләрнең “уен итәбез” дип, җыела торган урыннары булган. Авылның барлык егет-кызлары шунда җыелып, ике якка бүленеп, бер-берсенә такмак әйтешкәннәр. Уенны күп вакыт әнием башлап җибәргән. Аның моңлы тавышы, чишмә суы челтерәп аккандай, тирә-юньгә таралган. Әби-бабай да, тиз танып ала торган булганнар, “Әнә, безнең Ольга уенны башлап җибәрде”, – дип, кызларының осталыгына сокланганнар.

Кырык-кырык каргалар,

Биек келәт башында.

Аклы-ситса, батис яулык,

Куштан кызлар башында ...

 

Кара бөдрә чәчләрең

Шомарадыр тарасаң, ай тарасаң.

Күңелемә җал буладыр

Бер җылмаеп карасаң, ай карасаң.

Мондый такмакларны, җыруларны әнием эш арасында, без үскәндә дә җырлый иде. Алар әле дә колагымда назлы яңгырап тора кебек.

“Бәхете генә булсын иде, бигрәк моңлы бала”, – дип, үзара борчылып теләгәннәр әби-бабай. Матур, чая кызга күз төшергән егетләр дә әз булмаган. Бүреләр токымыннан булган (безнең якларда шундый кушамат тагу бар, фамилиясенә карап, Федор Волков) Федор бигрәк тә ошаткан әнине. Башка егетләргә күз салырга да мөмкинлек бирмәгән. Әни үзе дә аңа гашыйк, тик бик сиздермәскә генә тырышкан. Ә авылда яшереп торып буламы соң?! Яшьләр тиз арада сизеп ала, бераз "төрттереп" алгалаулар да булмаган түгел.

Кызлы йортка яучылар килә

Авыл зур, шуңа җармункалар (ярминкә), һәр утлари көнне (вторник) базар булган. Шулай бер көнне әни Аннук түтие белән базарга барганнар. Әйберләр алгач, таныш булмаган ике егетнең үзләренә игьтибар белән карауларын сизеп, тизрәк өйгә кайтып киткәннәр. Ә егетләр, артларыннан җитеп сүз кушарга батырлыклары җитмәсә дә, алар турында сорашыр кешене тапканнар.

Озак та үтмәгән, әби-бабай йортына ике чуваш хатыны килеп кергән. “Бозау эзлибез, сатмыйсызмы?”, – дигән "җиңги"ләрнең берсе. Эш нидә икәнлеген тиз абайлап алганнар безнекеләр. “Юк, юк бернинди бозау да юк”, – дип каршы төшкән алар. Шулай да, ерактан килгән кешеләрне өстәл янына утыртмый җибәрү, аларга хас нәрсә түгел. Чәй янына чакырганнар.

Чәй эчкән арада бу хатыннар йорттагы чисталыкка, аш-суга уңганлыкларына хәйран калып утырганнар. Кызлары турында сораштыра башлагач, бабай, кияүгә бирергә риза булмавын белдергән. Чуваш авылы Яманавылдан килгән кунакларны озатканда, аларның берсе: “Шулай да Җагур килеп китәр, танышыр әле сезнең белән”, – дип куйган.

Кызлы кешегә егет яучы җибәрә шул инде. Әбиемнең бер-бер артлы дөньяга килгән 5 кызы үсеп килә бит. “Кыз арты кыз табасың, ә миңа пай өчен малай кирәк”, дип, бабай ачуланып, Мәскәүгә эшкә дә чыгып киткән бервакыт. Әбине гаепләп, 4 ел читтә йөреп кайткан. Озакламый, Ходай бүләге – ике малай дөньяга килгән, теләкләре тормышка ашкан бабамның.

Инде яңадан җиткән кызларның кияүгә чыгу вакыйгасына әйләнеп кайтыйк.

Аннук. Сиңа язган кеше түгел икән, араларга сәбәп табыла

Җагур озак көттерми, чанага утырып, атын кызулый-кызулый, бабайга күчтәнәч эләктерә дә, кызлы йортка килеп тә җитә. Төшеп калганнардан түгел, матурлыгы, батырлыгы да җитә егетнең, телгә осталыгы да бар. Кызны да бирергә ризалаштыра бабайны, тик, аның күңеленә хуш килгән Ольганы түгел, ә Аннукны. Җагур ике атнадан кыз алырга килергә сөйләшеп, авылына китә. Көннәр тиз үтә, ике ат чанасына төялешеп, алты кеше килеп тә җитәләр. Гел аны күзәткәнгә, Җагур булган якка Ольганы чыгармыйлар. Аннукны бөтен йоласына туры китереп, әби елый-елый теләк теләп, бәхиллеген биреп, озатып кала.

Кызны каршы алалар, тиз арада үз итәләр. Тик язмыш аларга бергә яшәргә насыйп итми. Бу хәлләр барысы да кыш аенда була. Туй үткәрәсе дип, әзерлек тотына, сарыклар суела. Яшь киленне аларның эчен чистартырга елгага бәкегә җибәрә кайнана. Бер чиләк кайнар су тоттыра, кулың туңа башласа, җылытып алырсың, янәсе. Ике-өч көн эчендә аның өшегән куллары нык шешеп әрни, түзә алмаслык авырта башлый. Аннук Җагурдан үзен кире туган йортына кайтаруын үтенә, туйга кадәр әнием төзәтер, ди. Кеше эшләгәндә, кулларын җәеп утыру бик кыен була аңа. Кайтарып куя кияү егет, ә барып алмый. Куллар төзәлә, еллар үткәч, үз тиңен табып кияүгә дә китә, өч бала да үстерә Аннук түти.

Федор белән Ольганы да язмыш аера

Ул дәвернең никадәр авыр булганын әнием искә алган вакытта яшьләнгән күзләреннән аңлап була иде.

Әнню (әнисе – Ольга) бик авыр язмышлы хатын булып туган бу дөньяга. Үзе бик чибәр, җыр-моңга оста, бар яктан да булган, уңган иде.

Әнню, җиде ел буе яратып йөргән Федорга кияүгә чыга. Заманына күрә, туйларын да ясый алар. Бәхетләре ташып тора. Ләкин, язмыш дигәнең сынаса да сыный адәм баласын...

Өйләнешкәннән соң күп тә үтми, сугыш башлана, Федор да китә. Әннюнең йөрәген тартып алгандай була бу хәл, ул гомере буе аны исеннән чыгармады, гел сөйләде, бәлки әле ниндидер могҗиза булыр дип, өметләнеп кайтуын да көткәндер.

Юк шул! Үзе йон эрли, мин дәрес әзерлим, шул арада тормышының ачы, сикәлтәле юлларын хәтер тартмасыннан миңа бушата иде. Күп кешенең гомерен өзгән сугышта Федор да киткән елны ук, һәлак була. Үлем хәбәре язылган өчпочмаклы хат кына килеп ирешә якыннарына. Бу вакытта әнню инде бала көтә. Баштарак ире белән хатлар алыша алганнар, ул гел фотосын сораган, үкенечкә, җибәрә алмаган. Кем фотога төшерсен ул чакларда?!

Федорның әнисе үлгәннән соң, әтисе икенче хатынга өйләнгән була, Вәчилүк исемле ияреп килгән кызы да шунда. Әниемнең улы дөньяга килә, ул дүрт яшькә җиткәнче, бергә яшиләр, аннан, яңадан әби-бабам йортына кайта. “Җитте, – ди үги кайнана, – минем үз кызым да бар, Федорың кайтмый барыбер, әниең үстерешсен балаңны”. Юкса, әни эшсез дә ятмаган, Канашка ничек иген ташыганнарын, аяк-тезләре туңуын, киярләренә күлмәк-штаннары да булмавын, күз яшьләрен сөртә-сөртә искә төшерә иде.

Мунчаны йорт итеп яшәдек

Улына унбиш яшь булганда, тагын бер кат бәхетен сынап карарга була, хатыны үлгән авылдашы Иванга кияүгә чыга. Китмичә дә булмый, әбинең дә ике малае – әнинең энеләре үсеп җитәләр. Әби үзе үк куа башлый кызын. Ул китә, ә абыем, аның белән китүгә аяк терәп каршы төшә, беркая да бармый. Әннюнең баласы өчен йөрәге өзгәләнеп сөйләгәнен тыңлаганда да еламыйча түзеп булмый иде: “Кайчан ул якка карасам да, балам эшли, күбрәк аның өстенә йөкләнә иде авыр авыл хезмәте. Кил дип, чакырсам, күзеннән мөлдерәгән яшен күрсәтмәскә тырышып, юк, әнием үзең кайт ди торган иде".

Әниемне монда да рәхәт тормыш, бәхет көтмәгән, әтиемнең беренче хатыныннан биш баласы калган, алар өстенә, алтынчыга – уртак бала булып, мин туганмын. Тормыш җиңел түгел, ничек тә тартырга, чыдарга кирәк. Бер ел бергә яшәгәннән соң, әти Канашка такта төяргә бара, кайтканда үпкәсенә суык тидереп, урын өстенә кала. Өч еллап интеккәч, шул чирдән чын дөньяга күчә. Балаларның кечкенәләре әнигә ияләшеп, инде анню дип, эндәшә башлыйлар. Бу олыларга ошамый, әнине төрле сүзләр әйтеп рәнҗетеп, “өйне сатабыз, үзебез китәбез” кечкенә баласы белән, урамга чыгарып җибәрәләр. Әнинең җитәрлек белеме булмаган шул, юкса, алар әти белән язылышкан, аның ул йортка хакы да булган бит. Ярый әле, ул вакытта, абыем Коля, Канашта сварщик белемен үзләштереп, эшли башлаган булган. Ул әнине: "Кайгырма, йорт алабыз”, – дип юаткан.

Әниемнең кечерәк сеңлесе Санка түти бар безнең. Аны күрше авыл егете Кузьма бик яратып йөргән. Беркөн иртән йоклап ятканда, Кузьма килеп кычкыра: “Александраны урлап киттеләр”, – дип. “Артларыннан куып җитеп, туктаттык та, әйттем, – ди әни, – Санька, кыр ягына китмә, ул якка китсәң, мине оныт. Ә урман ягына китсәң, бөтен эшеңдә булышырмын”. Шуннан, елый-елый, кире кайткан сеңлесе. Бу түтинең дә тормышыннан алынган әлеге хәлне юкка язмадым. “Шушы хәлдән соң, Александра Кузьмага кияүгә китте. Бик матур гомер иттеләр. Ә Кузьма кияү миңа бурычлы итеп хис итте үзен, ничек тә ярдәм итәргә тырышты”.

Ул кечкенә генә бер мунча алып килеп бирде безгә. Шуны абыем белән әнню рәтләп, яшәрлек итеп ясап куйдылар. Анда ике сәке бар иде, шунда ашадык та, йокладык та, дәресләрне дә әзерләдек. Мин җиденче класска җиткәнче яшәдек анда. Авыр иде. Өскә кияргә кием юк, яланаяк йөргән чаклар да күп булды. Мин мәктәптән кайтышка, яңа кофта алып куюы, ул вакыттагы шатлыгым бүген дә күңел түремдә саклана. Кием сорамый да идем, чөнки, аңлыйм, әннюгә болай да җиңел түгел, очын-очка ялгап яшәдек. Ә институтка укырга киткәндә, әтиемнән калган пальтоны Чүти авылы тегүчесе Шакир абый эчен тышка әйләндереп чаклап тегеп биргән иде. Шулай да укуымда алдынгы булырга тырыштым. Кузьма җизни булышлыгы белән тагын бер йорт алдык, утыз квадрат метрлы булгандыр, минем өчен ул бик зур кебек күренә иде. Кияүгә дә шул йорттан киттем мин. Әнием шунда гомеренең азагына, сиксән өч яшенә кадәр яшәде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев