Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сыер савучы Лариса Алексеева: «Кайвакыт башыма барысын да ташлап, шәһәргә китү турында уйлар килә»

Күптән түгел аңа Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән мактаулы исем бирелде.

Сыер савучы Лариса Алексеевага “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелде.

Лариса Григорьевна Янсуар авылында туып-үскән. Әнисе Анна Алексеевна Ильич исемендәге колхозда сыер савучы булып эшләгән, әтисе Григорий Иванович механизатор. Алар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, Лариса иң олы бала булган.

– Әти-әнием көне буе эштә иде, шуңа күрә өйдәге эшмәшәкатьләр һәм энем Виталий, сеңелләрем Лена һәм Лизаны кайгырту минем өстә иде. Әле тагын зур бакча, сыерлар, дуңгызлар, ишегалды тулы йорт кошлары бар иде. Ул чакта барыбер күңелле иде, дусларым белән йөрергә, елгага су коенырга барырга да өлгерә идек, – дип искә ала Лариса Алексеева.

Шулай ук ул әнисенә дә ярдәм иткән, ул вакытта сыер савучыларның эше авыррак була, барысын да кул белән эшләгәннәр. Үскәч Лариса үзе дә сыер савучы була.

– Миңа 14 яшь иде, җәйге каникулларда мин үзем эшли башладым, олырак дусларым белән фермага йөрдем. Минем төркемдә 25 савым сыеры бар иде, аларны көненә өч тапкыр саудык. Авыр булса да, мин беркайчан да зарланмадым, киресенчә, нык булдым, ә эшемне тагы да күбрәк ярата башладым. Хезмәт хакы яхшы иде, мин шул акчага киендем, мәктәп әйберләре сатып алдым, – диде сыер савучы.

Шулай да бер тапкыр ул үз һөнәрен алыштырырга булган. Мәктәпне тәмамлагач, яшьтәшләре белән Казанга китә, пешекче-кондитерлыкка укый, 1995 елда туган авылына кайта һәм колхоз ашханәсендә эшли башлый. Алар хуҗалыкта эшләгән йөздән артык кешене өчәр тапкыр ашаталар. Шулай да аның күңеле сыерларга тартыла. Тиздән ул әнисен алыштыра.

1996 елда Лариса Григорьевна тракторчы булып эшләүче авылдашы Николай Алексеевка кияүгә чыга. Бер елдан соң улы Артем туа, яшь әни декрет ялында ун ай гына утыра һәм яңадан фермага эшкә чыга. 2000 елда аларның икенче уллары Дмитрий туа. Колхоз таркалганнан соң, оешма берничә тапкыр хуҗаларын, исемен үзгәртә, ә Лариса Алексеева һәрвакыт үз урынында.

"Һәр көнне төнге сәгать икедә торам. Минем белән бөтен гаилә эшли: ирем – тракторчы, олы улым – баш инженер. Ә өйдә минем ярдәмчем – әнием Анна Алексеевна. Безнең үзебезнең КФХ бар, 26 баш мөгезле эре терлек асрыйбыз, шуларның 13е – савым сыерлары. Бакчабыз зур, азык әзерлибез. Башта бөтен гаиләбез белән үз хуҗалыгыбызда эшлибез, терлекләрне ашатабыз, эчертәбез, савабыз, асларын чистартабыз, аннары фермага барабыз".

– Кайвакыт барысын да ташлап, шәһәргә китү турында уйлар башыма килә иде, әмма минем сыерларым фикеремне үзгәртергә мәҗбүр итте, мин бит инде утыз елдан артык алар белән эшлим. Көн саен хайваннарны ашатам, карыйм, аларга ияләштем. Кайчагында авырсам да яки шәхси эшем булганда да эшкә киләм. Сыерларны кулдашым белән савам, моңа өч-дүрт сәгать вакыт китә. Кичке савым кичке дүрттә башлана, – дип сөйләде савымчы.

Намуслы хезмәте өчен ул күптөрле бүләкләр алган. 2007 елдан Лариса Алексеева алдынгылар слетында һәм район сабантуйларында даими кунак.

– Минем хезмәтем шулкадәр югары бәяләнер дип һич тә көтмәгән идем. Бу хакта хәбәр иткәч, мин ышанмадым, бу дулкынландыргыч һәм көтелмәгән вакыйга булды, әмма мин зур горурлык һәм шатлык хисләре кичерәм. Берничә көн туктаусыз туганнарымнан, якыннарымнан, дусларымнан котлаулар кабул иттем. Бу вакыйга икеләтә энергия белән эшләргә, яхшырак нәтиҗәләргә ирешергә этәргеч бирде, – дип уртаклашты язмабыз герое.

– Барлык туганнарыбыз, якыннарыбыз, дусларыбыз Лариса өчен бик шат. Хатыным үзенең тырыш хезмәте өчен бу бүләккә лаек булды. Ул безнең горурлыгыбыз! Ул йорт мәшәкатьләре белән идарә итәргә дә өлгерә, һәм эштә дә уңышларга ирешә, – диде Ларисаның ире Николай.

Илшат Гайсаров, "Алга" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев