Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Сәяр"ләр сәхнә түрен бизәрләр

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында оешкан "Сәяр" юмор-­концерт төркеменә октябрь аенда 5 ел тула. Коллектив әлеге датаны ай башында билгеләп үтәргә җыена.

5 яшьлек коллектив 5 кешедән тора. Җитәкчеләре Айдар Маннапов һәм дүрт кыз - Алена Яковлева, Маргарита Петрова, Марина Мухина, Анна Иванова. Мәктәп елларында ук күңелле чаралар уздырып, сәхнәдә җырлап йөргән җирләреннән, мәктәпне тәмамлагач та, аерылыша алмаганнар алар. Үзләрен коллектив дип тәкъдим итәргә 5 ел элек, җыелышып авылдашларына концерт биргәннән соң гына уйларына килгән. Төркемнәренә "Сәяр" дип исем сайлаганнар. Айдар әйтүенчә, бу моң, аһәң дигән мәгънәне аңлата, артистизм, гуманизм, хәрәкәттә булу кебек төшенчәләрне үз эченә ала икән. Аның фикеренчә, бу сыйфатлар нәкъ аларга туры килә дә.
Алар инде хәзер барысы да югары уку йортларында укыйлар. Ялларда, бәйрәмнәрдә авылга кайтып, халык өчен төрле чаралар оештыралар, Питрәчтә узган мәдәни чараларда катнашалар, күрше авылларга "гастрольләргә" йөриләр. Авылда гына түгел, райондагы бер керәшен чарасы да алардан башка узмый. Янсуар Питравында да, Сәрдә Нардуганында да, Торойсында да - сәхнә түрендә "Сәяр"ләр. Мәктәп бусагасыннан ук "Чулпы" фольклор ансамблендә керәшен традицияләрен өйрәнеп үскән укучылар бүген инде үзләре кечкенәләр белән шөгыльләнәләр. "Елмай" балалар төркемен керәшенчә биергә, җырларга өйрәтәләр. Нәтиҗәләре күзгә күренеп тора. Ел саен авылда "Ягымлы яз" конкурсы уздырып, яшьләрне барлыйлар, керәшен чибәрләрен сайлыйлар. Шушы чарада үзләрен иң матур яктан күрсәткән Анастасия Дементьева белән Екатерина Максимова быел үзләренең көчләрен Мамадыш районының Җөри авылында узган республика "Кряшен чибяре" конкурсында сынап карадылар. Екатерина "Иң матур биюче", Анастасия "Тарихны белергә омтылучы" номинацияләрендә җиңделәр, кызларның "поддержка группасы" булып, әлбәттә инде, "Сәяр"ләр чыкты.
Юбилей уңаеннан бары изге теләкләр, матур сүзләр сөйләнергә тиеш булса да, бөтен нәрсәләре дә ал да гөл түгел "сәярләрнең". Керәшен киемнәре юк, тектерү зур чыгымнар сорый. Шуңа күрә, чаралар оештырганда, Республика керәшен оешмасына, алар аркылы Халыклар дуслыгы йортына мөрәҗәгать итәләр. "Бәрәкәт" керәшен яшьләре оешмасының актив членнары булганга, әлегә аларга ярдәм итеп киләләр килүен. Тик яшьләргә үзләренә, Питрәч ягы керәшеннәре үзенчәлекләрен чагылдырган үз костюмнары кирәк. Алар әлегә официаль төркем итеп беркайда да теркәлмәгән. Югыйсә, грантлар белән эшли алырлар иде.
Юбилей чарасы алдыннан, коллектив "Концерт исемен тәкъдим ит" дигән конкурс игълан иткән. Төркемнең "ВКонтакте" социаль челтәрендәге группасында мондый исемнәр тәкъдим ителгән: "Сәрдүшкәләр - тәмнүшкәләр", "Серле Сәярләр", "Сәер Сәярләр", "Сәярләр иярләр, молодецлар диярләр!", "Бишебезгә биш яшь", "Биш ел сезнең белән". Җиңүче концерт барышында игълан ителәчәк.
Әйдәгез барыйк, җәмәгать!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев