Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Сәяр”ләр - фестиваль бизәкләре

4 – 7 май көннәрендә Спас районы Болгар шәһәрендә "Татарстанның мәдәни мозаикасы" ("Культурная мозаика Татарстана") IV милләтара яшьләр фестивале узды.

Фестивальне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы булышлыгы белән Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе оештырды.

Быелгы чарада милли-мәдәни яшьләр оешмаларыннан 127ләп вәкил катнашты. Керәшеннәр исеменнән Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылыннан “Сәяр” халык ансамбле солистлары – Айдар Маннапов, Маргарита Петрова, Алёна Яковлева, Анна Иванова барды.


Фестивальнең беренче көнендә Болгар шәһәренең тарихи урыннарында мавыктыргыч экскурсия оештырылды. 5 май көнне делегатлар өч номинация буенча чакырылган остазлар белән мастер класслар узды, белем туплады. Остазларның берсе “Питрау чибяре”, Казан филармониясе артисты Марина Карпова булды.

6 май көнне фестивальнең гала-концерты гөрләде. Нәтиҗәләр буенча “Сәяр” халык ансамбле вокал номинациясендә өченче урынны алды.

Бүген, 7 май көнне, фестивальнең катнашучылары Спас районыннан Казан шәһәренә кайтты. Монда традиция буенча, М. Горький исемендәге үзәк күңел ачу һәм ял паркында Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салу чарасы үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев