Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләйнең үрнәк гаиләсе

Петровлар гаиләсе яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып гомер кичерә

Бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Гомумән, тормышта куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк. Ә Алексей абый белән Лидия апаның икесенә дә хас бу сыйфатлар.
Алексей дәдәй белән Лидия түти  икесе дә Сәвәләй авылыннан. 1984 елда гаилә корып җибәреп, шәһәр кешеләре булып яши башлыйлар. Гаиләдә бер-бер артлы Володя,  Александр, Мария, Гаврил туа. Шулай гомер итеп ятканда авылга кайтып төпләнәсе килә аларның, ни дисәң дә - уйнап үскән болыннар, җиләк җыйган тугайлар, чана шуган таулар, саф сулы чишмәләре сагындыра. Озак уйламыйча 2000 елда Сәвәләйгә кайтып яши башлыйлар.
2002 елда кече уллары Илья туа. Авылда төпләнеп яшәп китү авыр булмый аларга, чөнки алар төп Сәвәләй кешеләре бит.
Лидия Гавриловна 2010 елда  “Ана даны” медале белән бүләкләнә.
Бүгенге көндә Петровларның балалары үз тормышларын корып, матур итеп яшиләр, әби-бабай кунакка кайткан оныкларын сөенеп каршы ала.
Олы уллары Владимир Зәйнең  88нче янгын сүндерү  бүлеген җитәкли, Александр - электрик, Гаврил - токарь, ә  кызлары Мария медицина университетын тәмамлап, ординатурада белем ала. Хәзерге көндә республика клиник балалар дәваханәсендә эшли. Илья хәрби хезмәткә барырга әзерләнә.
Лидия түти бар эшкә дә бик оста. Биш бала үстергән дәвердә ул бик күп һөнәрләрне үз иткән. Аның чиккән бистәрләре, яулыклары күз явын алырлык. Гөлләр дә үстерергә ярата.
Һәр елны 8 Март бәйрәмендә Петровлар зур гаиләләре белән җыелып,  урманга чыгалар. Инде бу аларның матур  гаилә традициясенә әйләнгән.
Бәйрәмнәрдә өй тулы халык була, ди Алексей дәдәй. “Балалар, оныкларның бергә җыелуы - безнең өчен зур куаныч. Оныкларыбызны сөеп туя алмыйбыз”, - ди Лидия түти.
Бик җитеш, мул тормышта яши бүген Петровлар. Һәр көннең куанычын күреп, булганына шөкер итеп, бер-берсенә юл куеп җиткән тормыш алып баралар.

 

Чыганак

Бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Гомумән, тормышта куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк. Ә Алексей абый белән Лидия апаның икесенә дә хас бу сыйфатлар.
Алексей дәдәй белән Лидия түти  икесе дә Сәвәләй авылыннан.
1984 елда гаилә корып җибәреп, шәһәр кешеләре булып яши башлыйлар. Гаиләдә бер-бер артлы Володя,  Александр, Мария, Гаврил туа. Шулай гомер итеп ятканда авылга кайтып төпләнәсе килә аларның, ни дисәң дә - уйнап үскән болыннар, җиләк җыйган тугайлар, чана шуган таулар, саф сулы чишмәләре сагындыра. Озак уйламыйча 2000 елда Сәвәләйгә кайтып яши башлыйлар.
2002 елда кече уллары Илья туа. Авылда төпләнеп яшәп китү авыр булмый аларга, чөнки алар төп Сәвәләй кешеләре бит.
Лидия Гавриловна 2010 елда  “Ана даны” медале белән бүләкләнә.
Бүгенге көндә Петровларның балалары үз тормышларын корып, матур итеп яшиләр, әби-бабай кунакка кайткан оныкларын сөенеп каршы ала.
Олы уллары Владимир Зәйнең  88нче янгын сүндерү  бүлеген җитәкли, Александр - электрик, Гаврил - токарь, ә  кызлары Мария медицина университетын тәмамлап, ординатурада белем ала. Хәзерге көндә республика клиник балалар дәваханәсендә эшли. Илья хәрби хезмәткә барырга әзерләнә.
Лидия түти бар эшкә дә бик оста. Биш бала үстергән дәвердә ул бик күп һөнәрләрне үз иткән. Аның чиккән бистәрләре, яулыклары күз явын алырлык. Гөлләр дә үстерергә ярата.
Һәр елны 8 Март бәйрәмендә Петровлар зур гаиләләре белән җыелып,  урманга чыгалар. Инде бу аларның матур  гаилә традициясенә әйләнгән.
Бәйрәмнәрдә өй тулы халык була, ди Алексей дәдәй. “Балалар, оныкларның бергә җыелуы - безнең өчен зур куаныч. Оныкларыбызны сөеп туя алмыйбыз”, - ди Лидия түти.
Бик җитеш, мул тормышта яши бүген Петровлар. Һәр көннең куанычын күреп, булганына шөкер итеп, бер-берсенә юл куеп җиткән тормыш алып баралар.
Ләйлә Сабаева, Сәвәләй мәдәният йорты директоры.

Тулырак: http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/rnk-gaillr-shundyy-bula

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев