Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләйдән Усмановлар гаиләсе дәүләт ярдәме алачак

Усмановлар йортның 30 процентын төзегән инде. Субсидия килгәч, төзелешне дәвам итәчәкләр.

 «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча федераль һәм республика бюджеты хисабына авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче гаиләләргә йорт бәясенең 70 проценты өчен субсидия алу каралган. Субсидия авылда йорт сатып алуга яки төзүгә бирелә. Монда төп шарт - гаилә бюджет өлкәсендә, йә агросәнәгать комплексында кимендә 5 ел яшәргә һәм эшләргә тиеш.

Быел дәүләт ярдәме алачак гаиләләрнең берсе Сәвәләйдә яши. Татьяна һәм Геннадий Усмановлар икесе дә авылда туып-үскән. Татьяна - Сәвәләй авылы кызы, аның тормыш иптәше Сарсаз- Баграж авылыннан. Алар 2005 елда өйләнешкәннәр. Хәзерге вакытта гаиләдә 13 яшьлек Валентин, 8 яшьлек Даша һәм 1 яшьлек Светлана үсә. Гаилә авылда кечкенә генә йортта яши. Усмановлвр икесе дә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куялар: Геннадий - механизатор, Татьяна терлекчелектә эшли. Алар хуҗалыгында терлек, кош-корт та җитәрлек. Алар сыер, дуңгызлар, тавыклар һәм үрдәкләр асрыйлар.

- Мин Сәвәләйдә туып-үстем. Биредә минем балаларым туды. Улым мәдәният йортына һәм көрәш буенча спорт секциясенә йөри. Җәйге чорда басуда эшләп, ул үзенә мотоцикл сатып алды. Авылда барлык төр социаль объетлар да бар, шатланып яшисе генә, - ди Татьяна.

2015 елда алар иске йортлары янына ана капиталы акчасын яңа йорт төзи башлыйлар.

-Башта фундамент салдык, борыстан йортның стеналарын күтәрдек, түбәсен яптык. 2018 елда яңа программага керү өчен гариза бирдек, - ди Татьяна Усманова.

Һәм менә быел гаилә йорт төзүгә субсидия алачак.

Усмановлар йортның 30 процентын төзегән инде. Субсидия килгәч, төзелешне дәвам итәчәкләр. 124 квадрат метрлы йорт ике катлы булачак. Беренче катта - зал, прихожая, санузел һәм кухня, ә икенче катта балалар һәм хуҗалар өчен бүлмәләр уйланылган.

- Гаиләбезнең яңа йортка күчүен түземсезлек белән көтәм. Бу - безнең 5 елга сузылган хыял, - ди Татьяна Усманова.

Николай Шамионов, "Зәй офыклары"

Николай Шамионов,
Тулырак: http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/yash-gail-yort-sala
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча федераль һәм республика бюджеты хисабына авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче гаиләләргә йорт бәясенең 70 проценты өчен субсидия алу каралган. Субсидия авылда йорт сатып алуга яки төзүгә бирелә. Монда төп шарт - гаилә бюджет өлкәсендә, йә агросәнәгать комплексында кимендә 5 ел яшәргә һәм эшләргә тиеш, -ди район башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге башлыгы Светлана Филюшина. Быел дәүләт ярдәме алачак гаиләләрнең берсе Сәвәләйдә яши. Татьяна һәм Геннадий Усмановлар икесе дә авылда туып-үскән. Татьяна - Сәвәләй авылы кызы, аның тормыш иптәше Сарсаз- Баграж авылыннан. Алар 2005 елда өйләнешкәннәр. Хәзерге вакытта гаиләдә 13 яшьлек Валентин, 8 яшьлек Даша һәм 1 яшьлек Светлана үсә. Гаилә авылда кечкенә генә йортта яши. Усмановлвр икесе дә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куялар: Геннадий - механизатор, Татьяна терлекчелектә эшли. Алар хуҗалыгында терлек, кош-корт та җитәрлек. Алар сыер, дуңгызлар, тавыклар һәм үрдәкләр асрыйлар. - Мин Сәвәләйдә туып-үстем. Биредә минем балаларым туды. Улым мәдәният йортына һәм көрәш буенча спорт секциясенә йөри. Җәйге чорда басуда эшләп, ул үзенә мотоцикл сатып алды. Авылда барлык төр социаль объетлар да бар, шатланып яшисе генә, - ди Татьяна. 2015 елда алар иске йортлары янына ана капиталы акчасын яңа йорт төзи башлыйлар. -Башта фундамент салдык, борыстан йортның стеналарын күтәрдек, түбәсен яптык. 2018 елда яңа программага керү өчен гариза бирдек, - ди Татьяна Усманова. Һәм менә быел гаилә йорт төзүгә субсидия алачак. Әйткәнебезчә, әлеге программа шарты буенча, Усмановлар йортның 30 процентын төзегән инде. Субсидия килгәч, төзелешне дәвам итәчәкләр. 124 квадрат метрлы йорт ике катлы булачак. Беренче катта - зал, прихожая, санузел һәм кухня, ә икенче катта балалар һәм хуҗалар өчен бүлмәләр уйланылган. - Гаиләбезнең яңа йортка күчүен түземсезлек белән көтәм. Бу - безнең 5 елга сузылган хыял, - ди Татьяна Усманова.
Тулырак: http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/yash-gail-yort-sala

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев