Сәвәләй мәдәният йортында Чаллы рәссамнары күргәзмәсе ачылды
Чаллы рәссамнары Зәй районы Сәвәләй авылы мәдәният йортына 80ләп картина бүләк итте
Бүген - 13 майда Сәвәләй мәдәният йортында Чаллы рәссамнар берлеге булышлыгы белән картиналар күргәзмәсе ачылды.
Чаллы рәссамнар берлеге күргәзмә оештыру башлангычы белән чыккач, элекке җирлек башлыгы Петр Уразайкин күргәзмәнең Сәвәләйдә оештырылуын хуплап алган. Шунысы игътибарга лаек, күргәзмәдәге картиналар мәдәният йортына бүләк итеп бирелде.
Күргәзмәне ачу тантанасында Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Татарстанның халык артисты, Татарстан халыкара ассамблеясенең Чаллыдагы филиалы җитәкчесе Виталий Агапов, ТР рәссамнар берлегенең Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Ленар Әхмәтов, Татарстанның халык рәссамы Мадияр Хәҗипов һәм башкалар катнашты.
Чаллы рәссамнары Сәвәләй мәдәният йортына 80ләп картина бүләк итте.
Рәзимә Кашапова, "Зәй офыклары"
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев