Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләй мәдәният йортында Чаллы рәссамнар берлеге булышлыгы белән картиналар күргәзмәсе ачылды

Чаллы шәһәре Рәссамнар берлеге рәсем сәнгатен үстерү максатында рес-публика авылларында “Авыл галереясе” булдыру эше белән яна

Шул рәвешле әлеге юнәлештә иҗат итүчеләр үзләренең эшләрен авылларга бүләк итә. Рәсемнәр галереясен Чаллы иҗатчылары җиде район авылына тәкъдим иткән. Әлеге ниятләрен алар Зәй районында да тормышка ашырдылар.

Күргәзмә оештыру нияте белән чыккан рәссамнар башлангычын ул чакта Сәвәләйнең җирлек башлыгы булып эшләгән Петр Уразайкин хуплап ала. Шул рәвешле Рәссамнар берлеге күргәзмәне районның иң зур авылларының берсе булган Сәвәләйдә оештыруга алына. Шунысы игътибарга лаек, мәдәният йортында күргәзмә оештырылып кына калмады, алар барысы да биредә Зәйгә 370 ел тулу уңаеннан бүләк итеп тә калдырды.

Күргәзмәне ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Татарстанның халык артисты, Татарстан халыкара ассамблеясенең Чаллыдагы филиалы җитәкчесе Виталий Агапов, ТР рәссамнар берлегенең Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Ленар Әхмәтов, Татарстанның халык рәссамы Мадияр Хәҗипов, ТР рәссамнар берлеге әгъзасы Ольга Новожилова һәм башкалар катнашты.

Петр Уразайкин Чаллы рәссамнарына мондый игелекле хезмәтләре өчен район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән зур рәхмәтен белдерде. Виталий Агапов та авылдашлары исеменнән рәссамнарга рәхмәт сүзләре җиткерде. Ул чыгышында әлеге очрашуның Сәвәләйдә урынлы оештырылуын, рәссамнар үсеп чыгуга форсат булуын билгеләп үтте. Күргәзмәне оештыручыларның биредә башлангычларын тормышка ашыруларына куанычын белдерде.

- Сәвәләйдә күргәзмә оештыру башлангычын хуплаган Петр Уразайкинга, хәзерге җирлек башлыгына, район мәдәният идарәсе җитәкчелеге, Сәвәләй мәдәният йорты хезмәткәрләренә рәхмәт. Шәһәр-бистәләрдә мондый күргәзмәләр оештырыла, картиналар белән танышудан авыл халкы да читтә калырга тиеш түгел. Авыл балалары да рәсем сәнгате турында белергә тиеш, - диде Мадьяр Хаҗиев.

Чаллы рәссамнары Сәвәләй мәдәният йортына 80ләп картина бүләк итте. Алар мәдәният йортының тамаша залы буйлап диварларда урын алды. Картиналар арасында натюрмортлар, портретлар, табигать күренешләре, абстракт һәм авангард эшләре бар. Һәрберсенә озаклап карарлык: алардан күзләр камаша.

Мадьир Хаҗиев әйтүенчә, мондый күргәзмәләр ачылганда мастер-класслар оештыру очраклары да бар икән. Теләге булганнарга мастер-класс оештыра алабыз, диде ул чыгышында.

Шунысы игътибарга лаек, Чаллы рәссамнар берлеген яшь, энергияле Ленар Әхмәтов җитәкли.

-Безне җылы каршы алганыгыз, залны тутырып тамаша кылганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә сәвәләйлеләр, -диде ул.
Ленар Әхмәтов чыгышында Чаллы рәссамнар берлеге эшчәнлеге турында бәян итеп, алар сафында якташыбыз Ольга Новожилованың булуы турында да ассызыклады. Ул моңа кадәр җәмәгать судья булып эшләгән, лаеклы ялда күңеленә хуш килгән картиналар ясау белән мәшгуль. Ольга Новожилова туган ягында картиналар күргәзмәсе ачылуга бик шат. Очрашуда картиналары булган рәссамнар барысы да диярлек үзләре белән таныштырды, хезмәтләре турында сөйләде. Рәссамнар кайбер картиналарының иҗат ителү тарихы белән таныштырды.

Чара барышында күргәзмә оештыру башында торучыларга район башлыгы Рәхмәт хатлары тапшырылды. Чара район мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышы белән тәмамланды. Зәйлеләр әлеге күргәзмәне карау мөмкинлегеннән читтә калмаслар, шәт.

Рәзимә Кашапова, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев