Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Сәвәләй" фольклор ансамбле турында кызыклы фактлар

Җырчы Җәкәү йортында Зәй керәшеннәре айлыгы бара

“Сәвәләй" фольклор халык ансамбле 1993 елда Татарстанның халык артисты Виталий Агапов җитәкчелегендә оеша. Клуб директоры Ольга Бутяева җитәкчелегендәге фольклор ансамбльне Зәй төбәгендә генә түгел, бөтен республикада беләләр.

Туйларда, бәйрәмнәрдә такмак әйтү, сузып-сузып керәшен җыруы әйтү, йолаларны килештерү болар барсы да керәшен халкына хас. Шундый күңелле генә яшәп яткан дәвердә Виталий Васильевичның күңеленә нидер җитми. Аның халыкка керәшен җыруларын җиткерәсе, керәшен йолалары белән халыкны таныштырасы килә. Виталий Васильевичка нигә әле безгә бергәләшеп Сәвәләй авылында фольклор ансамбль оештырмаска дигән уй килә. Халкы тырыш, уңган, булган бит Сәвәләйнең. Яуларда арысландай көчле булсалар, хезмәттә ат кебек эшлиләр. Шундый уйларга бирелеп, Виталий Агапов беренче репетитцияләрен башлап җибәрә. Ансамбльне “Сәвәләй” дип атыйлар.

Башлап җибәргәндә репетицияләргә 5 – 6 кеше йөри. Аннары халык ансамбльгә тартыла башлый. Коллективта шөгыльләнүчеләргә костюмнар тегелә.  2 ай эчендә 2 сәгатьлек концерт әзерләп, Сәвәләй фольклор ансамбле гастрольләргә йөри башлый. Иң элек күрше авылларга, аннары ерак араларга.

Бүгенге көндә “Сәвәләй” фольклор ансамбле бик күп чараларда катнашып, лауреат исеменә лаек булды. “Сәвәләй” фольклор ансамбле Зәй районында иң өлкән ансамбль. Авыл үзешчәннәре тарафыннан оештырылган ансамбль Сәвәләй авылын барлык дөньяга танытты.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев