Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләй чиркәвенә чаңнар куелды

20 декабрь көнне Зәй районының Сәвәләй авылында "Изге Тын иңү" ("Сошествие Святого Духа") чиркәвенә чаңнар кую тантанасы булды

Төрле зурлыктагы 9 чаңны Әлмәт һәм Бөгелмә епископы Мефодий арыуландырды.
Иман йортына чаңнар кую - чиркәү төзелешенең мөһим бер этабы.
Август аенда чиркәүгә куполлар һәм качлар урнаштыру сәвәләйлеләр өчен, тарихи мизгел буларак, бәйрәм рухында узган иде. Бу юлы да шулай булды, Ярославль шәһәрендә ясалып кайткан чаңнарны арыуландыру йоласында катнашучылар шактый күп иде.


- Барлыгы - тугыз чаң. Иң зурысы - 162 килограмм булса, иң кечкенәсе - 7 килограмм авырлыкта. Һәрбер чаң үзгә тавыш чыгара, - ди Виталий Агапов.
- Чиркәү авылга авылга ямь биреп тора. Ходайның ярдәме белән чиркәүгә чаңнар да куелды. Чаң төбендә басып кына торсаң да, күңелләр чистара. Гомерлек булсын, авылга тынычлык, татулык иңсен, - диде Мария түти Белышева.
Авыл өстенә таралучы чаңнар авазы, гүя, ничәмә - ничә еллардан соң, Сәвәләйгә кабат чиркәүле булу бәхете бүләк иткәне өчен, аны салуда башлап, тырышып йөрүче Виталий Агапов һәм бу изге эшкә үз өлешләрен керткән барлык кешеләргә рәхмәт булып яңгырый.

 

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев