Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләй авылының иң өлкән кешесе 99 яшен тутырды

Шушы көннәрдә Зәй районы Сәвәләй авылының иң өлкән кешесе Татьяна Сорокинага 99 яшь тулды

Татьяна Филипповна - искиткеч кеше. Кайчан гына килеп керсәң дә, елмаеп каршы ала. Йөзне вакласа да, әбинең хәтере әйбәт әле. Бүген балалары тәрбиясендә яши.

Ул – Якты Күл авылы кызы. Алар гаиләсендә өч ул, бер кыз үсә. Бөек Ватан сугышы башлангач, авыл ир-атларын сугышка ала башлыйлар. Татьянаның өлкән абыйсы  Николай да сугышка китә. 18 яшьлек кызга хуҗалыкта авыр ир-ат эшләрен  башкарырга туры килә.

- Без көнне төнгә ялгап эшләдек инде. Эссегә калмасын дип, басуга җәен таң яктысы белән үк китә идек. Хезмәтнең ниндиен генә башкармадык, күпме еллар "таяк"ка эшләдек. Кыш көне күпләрне Түбән Кама районына урман әзерләүгә җибәрәләр иде. Ул вакытта халык бик авыр яшәде, - дип искә ала тыл хезмәтчәне шанлы елларны.

Ниһаять, тилмереп көткән Җиңү көне җитә. Сугыш утын исән чыкканнар берәм-берәм авылга кайта башлый. Ирләре һәлак булган, хәбәрсез югалган хатыннар исә әрнүле күз яшьләре түгә. Татьянаның да абыйсы Николайга туган якларга исән-имин кайту насыйп була. Тормыш акрынлап җайга салына башлый. 1948 елда Татьяна  Сәвәләй авылы егете Василийга кияүгә чыга. Шулай итеп, ул Сәвәләй авылына күченеп, каенанасы Варвара түти белән 36 ел тату-дус гомер кичерәләр.

- Каенанам балалар тәрбияләүдә бик булышты, без иртәдән кичкә кадәр эштә булдык, - ди Татьяна Филипповна.

Сорокиннар гаиләсендә дүрт бала үсә: кызлары Наталья һәм Зинаида,  уллары – Григорий һәм Иван, аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан. Хәзер әбинең иң зур байлыгы  - 8 онык һәм 12 оныкчыгы.

- Әниебез һәркем белән уртак тел табып яшәде. Күзе яхшы күргәндә кул эшләрен тотты, чигәргә яратты, һәрберебезгә оек-бияләйләр бәйләп торды, - ди кызы Наталья.

Татьяна Филипповнаны Сәвәләй авыл җирлеге Советы һәм мәдәният хезмәткәрләре туган көне белән өенә килеп ктлады.

“Татьяна әби белән  рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык.  Ул - бик бәхетле кеше. Балалары, оныклары, якыннары янында. Без авылыбызда шундый ачык күңелле, Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән кешеләр яшәве белән горурланабыз. Татьяна Филлиповна белән 100 яшендә дә очрашырга язсын, дигән теләк белән киттек без аның яныннан”, -ди Сәвәләй мәдәният йорты директоры Ләйлә Сабаева.

Фотолар Сәвәләйдән.

Клара Ермолаева, Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев