Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Светлана Васильева: "Эт урынына чабарга туры килде"

Узган Эт елы нәрсәсе белән исегездә калды? Яңа Дуңгыз елыннан ниләр көтәсез? Бу сорауларга “Карендәшләр” ансамбле жырчысы Светлана Васильева җавап бирде

Светлана ВАСИЛЬЕВА, “Карендәшләр” ансамбле жырчысы, Чаллы:

– Узган Эт елының беренче яртысы тыныч кына үтте. Зур шатлык булып, өченче оныгым Демид туды. Ә менә икенче яртысында эт урынына чабарга туры килде. Июль ахырында әнием авырып китте. Шуннан бирле больница белән эш арасында йөгереп йөрүдә.

Дуңгыз елын бик матур өметләр белән көтәм. Оныгым Алексей быел тугызынчы сыйныфны тәмамлый, Алабуга культура колледжына укырга керергә җыена. Аңа зур уңышлар телим.

Бүгенге көндә өч балам һәм оныкларым сөендереп яшиләр. Киләсе ел алар өчен дә шатлыклы, уңышлы булсын иде. Үзем инде егерме елдан артык бик яратып йөри торган “Карендәшләр” керәшен халык фольклор ансамбле уңышлы гына эшләп килә. Быел Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районында өч көн кунак булып, андагы бик тә кунакчыл керәшен туганнарыбыз белән танышып кайттык, хәбәрләшеп торабыз. Дуңгыз елында да тагын да матур, уңышлы чыгышларыбыз белән тамашачыларны куандырырбыз, дип торам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев