Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Светлана Питеркина социаль һәм мәдәни проектларның IX конкурсында җиңү яулады

25 сентябрьдә Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә “РИТЭК” АҖ уздырган IX социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының йомгаклау тантанасы узды.

Биредә Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Яңа Чишмә районы бүлеге җитәкчесе, Ленино авылы мәдәният йорты җитәкчесе Светлана Питеркина “Экология” номинациясендә “Җиңү паркы – матурлык һәм чисталык территориясе” дип исемләнгән проектын тәкъдим итеп, җиңү яулады.

"Лукойл" ГАҖ 2010 елдан бирле Татарстанда социаль һәм мәдәни проектлар конкурсын үткәрә. Сигез елда конкурска 5,5 мең проект килгән, шуларның 1,1 меңе җиңүче булды. Гражданнар иницитиваларына юнәлдерелгән грантлар күләме 200 млн. сумга җитте.

Быел Татарстанда конкурс комиссиясенә 610 гариза килгән. Грантлар фонды 25 млн. сум тәшкил итә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев