Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Сүрәкә»леләр кыз озатканнар

Әлеге милли йоланы алар видеога төшергәннәр.

Түбән Кама "Сүрәкә" керәшен фольклор халык ансамбле һәм аның "Җиз кыңгырау" яшьләр төркеме шушы көннәрдә чираттагы видеоны төшергән. Бу хакта безгә "Сүрәкә" солисткасы Мария түти Савельева сөйләде. 

– Яшьләребез белән кыз озату йоласын күрсәттек. Видео кияүгә китәсе кызның өендә, табын янында төшерелде. Йола буенча, тиздән килен буласы кызның башындагы ак калфагын салдырып, мәләнчек кидерттек. Семья корачак парны, яхшы һәм изге теләкләр белән, кабен койдыру өчен, чиркәүгә озаттык. Аннан чиркәүдән яшь парны дус-ишләре каршы алды, – дип аңлатты ул безгә.

Видеоны "Сүрәкә"леләр үзләренең иҗади архивлары өчен төшерде. Димәк, тиздән без дә аны күрә алачакбыз.

Фото: ансамбльнең ВК төркеменнән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев