Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Сүрәкә» ансамбле җырчылары: «Ике куянның койрыгын берьюлы тотабыз»

Алабуга районының Олы Шүрнәк авылыннан ару хәбәрләр еш килеп тора.

Авылның мәдәният хезмәткәрләре һәм "Сурәкә" ансамбле катнашучылары керәшен мирасын барлап, авылның өлкән түтиләренә йөреп, җырлар-йолалар яздыра икән.

– "Сурәкә" ансамбленең чишмә башында торучы түтиләребез инде олыгаеп килә. Күбесе 80нән өстә. Үлкә (Ольга) түти Овечкина 91 яшендә, ә Зоя түти Захарова 1947 елгы, аңа 75. Без аларның хәлләрен гел белеп торырга тырышабыз. Ансамбльгә йөрүчеләр белән җыелышып, кирәк-яракларын сорашып, күчтәнәчләр белән өйләренә барабыз. Аннан, үзебезгә репертуарны яңартыр өчен дә бик әйбәт. Алар бит халык белмәгән җырларны беләләр, безгә дә өйрәтәләр. Киңәш кирәк булганда да, сорап киләбез. Шулай итеп, ике куянның койрыгын берьюлы тотабыз, – дип сөйли мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе һәм "Сүрәкә" ансамбленең җитәкчесе Роза Роева.

Бу ялларда да шул ук ният белән "Сүрәкә"леләр Үлкә түтиләре янына барганнар. 

– Барганда дәфтәр, ручка, диктофон, камера кыстырып барабыз. Үлкә түтине бу юлы да шаккатып тыңладык. Бөтен керәшен җырларын дөрес итеп, бормалап-бормалап, сузып җырлый. Безнең Олы Шүрнәккә генә хас җыруларны да белә. Бергәләп җырлашып, сөйләшеп утырдык. Сезгә "Кыз бирү" йоласын, "Печән көен" дә өйрәтәм әле дип, калды, – ди Роза Роева. 

Һәр фольклор ансамбленең репертуарында булган "Солдат көе"н дә "Сүрәкә"леләр олы түтиләреннән өйрәнеп калганнар. "Йоласы бер булса да, башкару манерасы үзгә, - ди алар. - Бик авыр, өйрәнә алмасбыз инде дигән идек. Хәзер җаена салдык, рәхәтләнеп, матур итеп башкарабыз". Һәрбер яңа көйне, җырны отып алырга һәм җиренә җиткереп җырларга тырышалар "Сүрәкә" катнашучылары.

Күптән түгел Алабуганың “Ак каз” халык җыры ансамбле белән "Якын дуслар җыелышкач" дип аталган керәшен программасыннан торган концерт куйганнар. Инде хәзер Әниләр көненә әзерләнеп яталар. 

– Ансамблебездә кеше кимесә дә, һәркем зур теләк, энтузиазм белән йөри. Кичләрен, эшләр беткәч, репетициягә йөгереп киләбез. Олыларыбыз тапшырган җырларны бергәләп өйрәнәбез. Элек сәхнәдә балкыган түтиләребез хәзер концертларда катнашмасалар да, тамашачы залында утырып, безгә көч биреп торалар. Шулай бер-беребезне куандырып, аралашып, күңел ачып яшибез, – дип сүзен тәмамлады Роза Роева. 

Фото: Олы Шүрнәк авылы клубы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев