Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шулай килеп чыкты

Менделеев районы Иске Гришкин авылында гомер итеп ятучы, гаилә фермерчылыгы, умартачылык белән шөгыльләнүче Юрий Иосифович Камашев укытучылар семьясыннан. Укытучы, директор хезмәте белән үз эшен бергә алып бара ул.

Алабуга педагогия институтының техфагын бетергәннән соң хезмәт укытучысы булып авылга, Иске Гришкин мәктәбенә кайта. Физкультура дәресләре укыта. Биредә ул 21 ел эшли, шуның 13ен директор вазифасында. Шул вакыт эчендә бик күп грамоталар, кубоклар белән бүләкләнә. Аннан Менделеевск каласында директор булып өч ел әйбәт кенә эшләп ала. Биредән район җитәкчелеге аны Енабердино (удмурт авылы) урта мәктәбенә җитәкче итеп күчерә.

- Түбәләреннән су ага иде, канализациясе дә 20 ел чистартылмаган. Менә шулай кабул иттем мин әлеге мәктәпне. Столовой җиһазларын да яңабаштан алыштырдым,- ди Юрий Камашев әлеге көннәрне искә алып.

Бирим дигән колына...

Шулай килеп чыкты, дип әйтергә ярата Юрий Иосифович. Әйе, тормыш биргән һәр мөмкинлекне шулай тиеш булгандыр дип кабул итә ул. Уйламаганда килеп кергән үзгәреш, яңалыкларны гомер агышына көйләп җибәрә. 1992 елны көтмәгәндә кортлар белән килеп чыккан хәл дә, аның тормышында үз урынын ала.

Кортлар белән кызыксынуы болай башлана. Диплом алган көне була. Бер яшь кенә алмагачларына аерылган корт оясы (рой) килеп сара. Тиктомал түгелдер бу, дип шуны җыеп алырга булалар. Менә шул бер умартадан китә инде. 70 башка җитә.

Балны 3-3,5 тоннага кадәр алган чаклары була. Чаллыга базарга алып барып саталар. Бал акчасына йортларын салып чыгалар. Башка төзелешләрне башкарырга да бал акчасы ярап куя. Баштагы елларда бик әйбәт алалар балларын. Конкуренция артумы, башка сәбәпләрме, соңгы елларда бик алмый башлыйлар. Базарга баруның мәгънәсе калмый.

- Зарплата кечкенә, өч бала, акчаны күтәргәнче гел долгка яшәдек инде. Нәрсәдер эшләргә кирәк, дим. Бер сыер алып җибәрдек. Сауган сөтне тапшыра башладык. Айга бер мең акча кергәли.

Бервакыт дустым Илдар килде: "Мин үземә бер яхшы сыер алып кайтырга барам. Әйдә мине илт әле шунда,- ди. Инде кичке сәгать 8, йокларга дип кереп тә яткан идем. - Үзем генә барырга куркам",- ди.

Ярар, киттек без Чаллы ягына. Кич, караңгы, бөтенләй икенче кешеләргә барып чыктык. Шулардан миңа да бер сыер (бозау) сатып алып кайттык. Үземнең әни әйтә, безнең тананы ни суеп булмый, ни сатып булмый, әйдә, сезгә бирик әле ди. Алар төшереп бирде. Менә өчәү булды. Бер хезмәттәшем: "Сыерны кая куярга икән? Алырга теләмисеңме, сыерым яшь,- ди. - Берүземә авырга туры килә",- ди (ире үлеп киткән иде). Шуннан күршеләр дә: "Безнең сыерны да алмыйсыңмы? Тота алмыйбыз. Суярга жәл, бер бозау гына бозаулаган", -диләр. Бишкә җитте.

Алтынчысын алу болай булды. Урамнан барам шулай, бер сыерны каядыр өстерәп алып баралар. Куалар, кыйныйлар, теге бармый. Нәрсә эшлисез, дим. Менә сыерны озатырга кирәк, диләр. Берне бозаулаган. 40 мең сорадылар. Шунда бер хезмәттәшем очрап: "Юрий Иосифович, бу бик әйбәт сыер", - ди. Чынлап та, бик әйбәт сыер булып чыкты бу. Икенче бозаудан ук 25 әр литр сөт бирә иде. 10 минут көтәсеңме мин әйтәм. Көтәм, ди. 40 мең бирдем дә, сыерны алып төшеп киттем...

Таналарны үстереп 16 башка җиттек инде: алты сыер, биш тана, үгез, дүрт бозау. Ике сыерым үлде.

Тырышсаң, була

Менә шулай, үзеннән үзе килеп чыгып тора. Планнар да, махсус эшләнгән эш тә булмый үзе. Сыерлар белән сарай тула. Терлекләрне куярга урын җитми башлый. Хәзер нишләргә? Монда да Ходай үзе җаен бирә: пай җирләрен сораучылар килеп чыга. Максимково авылындагы 7 гектар пай җирләрен сатып җибәрә гаилә башлыгы.

Шул акчага материаллар алып, әкрен-әкрен генә терлекләргә абзар төзи башлыйлар. Төзи башлаганчы 50 сотый җир алып аны законлаштыралар. Авыл хуҗалыгы идарәсе аша узган ел 200 мең сум акча да иш янына куш була. Терлекләр санын киметмәү турында биш елга договор төзиләр. Печән белән транспорт кирәксә дә ерак барасы түгел.

- Әтинең грузовигы бар, хатынның энесенең тракторы бар, ә бабайның печән җире. Бабайга печәнен сатарга кирәк, миңа - печән кирәк. Бер-беребезгә менә шулай бәйләнгән без. Үзара булышып, шулай эшләп яшибез. Без кечкенә чагында хөкүмәткә эшләп үстек. Ә хәзер иренмәсәң, теләсәң рәхәтләнеп үзеңә эшлә. Тырышсаң, яшәп була.

Юрий Иосифович хатыны Ольга белән өч бала: ике малай, бер кыз үстерәләр. Ольга Евгеньевна авыл мәктәбендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Олы уллары Никита Казанда КХТИда укый, беренче курсны төгәлләгән. Кызлары - Софья да быел мәктәпне бетереп дәдәсе янына укырга кергән. Кече уллары Климентий 5 нче класска киткән.

Семья белән, балалар белән эшли алар. Һәрберсенең үз эше: кызлары - терлекләргә су бирсә, кече малай көтүне куа, кич алып кайта икән. Сыер саварга өч сөт саву аппаратлары бар, шуның белән савалар. Әле менә чөгендерләрен эшкәрткәннәр, кышка җитәрлек печән ташып куйганнар.

Терлекләре авыл көтүендә йөри. Чират буенча, бер сыерга бер көн. Камашевлар 6-7 кеше җыйнаулашып алты көн көтәләр дә, аннан чират башкаларга. Сөтне Манаш авылыннан удмурт егете җыеп китә икән. Ун көнгә бер акчасын китерә. Бәясе төрлечә: 17 сум 50 тиеннән 21 сумга да җиткән чаклары булган. Сөтне дә төрлечә алалар, эссе көннәрдә 55-60 литрга калган.

Гаражларын печәнлек итеп үзгәрткәннәр. Печәнлектән беренче сарайга, керәсең, өстендә печән, аннан икенче сарайга, аның өстендә дә печән. Аста сыерлар - өстә печән. Суык икән сыерлар шунда, җылы вакытта, кардада торалар, печәне дә яннарында.

Тырыша-тырыша көн күреп ята Камашевлар. Умартасын да тота, терлекләрен дә асрый. Киләчәктә язмыш тагы нинди сюрпризлар ясар - анысын алдагы көн күрсәтер. Шулай да, яхшылары гына була күрсен инде берүк.

 

Евдокия ИВАНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев