Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сугыш ветераны, танылган журналист – Александр Малов Кайбыч халкы белән очрашты

Карендәшебез, Берлинны штурмлаган 96 яшьлек сугыш ветераны – Александр Малов бу көннәрдә туган ягында, кайбычлылар белән очрашуда булган

Ул Мәлки күп функцияле үзәгендә узган. Бирегә Чүти, Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән һәм Мәлки мәктәпләре укучылары да килгән. Көннең икенче яртысында легендар фронтовик Олы Кайбыч мәктәбе укучылары белән дә очрашкан. Биредә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин да катнашкан. Очрашу бик кызык үткән. Балалар  фронтовикны бик кызыксынып тыңлаганннар. Ул Берлинны алу турында, дүрт ел элек, кабат анда баруы, үзе сугышкан җирләрне карап йөрүе хакында сөйләгән.

Ветеран район китапханәләренә бүләк белән дә килгән. Үзенең “Слово пахарей войны” дигән китабын тапшырган. Укучылар ветеранга Бөек Ватан сугышы турында үзләрен кызыксындырган сорауларын биргәннәр, истәлеккә фотога төшкәннәр.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев