Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сугыш кырында ятып калган әтиләр каргышы

Әй улым, илләр күреп кайт, җирләр күреп кайт, ирләр күреп кайт, дөньяда ни булса, барын да күреп кайт, ләкин мин күргәннәрне күрмә!

Баллар таты , ширбәтләр таты, майлар таты, җимешләр таты, иреннәр таты, дөньяда ни тәм бар, барын да таты, ләкин мин татыганнарны татыма!

Сандугачлар сайравын ишет, үзәк өзгеч симфонияләр ишет, гомердә ишетмәгән халык җырларын ишет, дөньяда ни моң бар, барын да ишет, ләкин мин ишеткәннәрне ишетмә!

Мин күргәннәр, мин татыганнар, мин ишеткәннәр барысы да - Кешелек өчен мыскыл, адәм хуры. Мин күргәннәрне, мин татыганнарны, мин ишеткәннәрне сөйләсәң - сүз җитмәс, язсаң кәгазь җитмәс, еласаң - күз яше җитмәс, эчтән тынсаң тын җитмәс.

И углым!

Тау-ташларны актарып алтыннар эзлә, нефть эзлә, металлар эзлә, күмер эзлә; тирән су төпләренә төшеп, мәрҗәннәр эзлә, алтын балыклар эзлә, файдалы суүсемнәр эзлә, иксез-чиксез галәмнәр гизеп, яңа дөньялар эзлә, яңа планеталар эзлә, яңа Айлар эзлә, яңа Кояшлар эзлә - дөньяда ни кызык бар, ни сер бар, барын да эзлә, ләкин беренче чиратта безнең каберләрне эзлә.

Гәрәй Рәхим, “Керәшен сүзе” гәҗитеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев