Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сугыш чоры баласы – Евдокия Максимова

Бөек Ватан сугышы михнәтләрен, газапларын күргән кешеләр – безнең өчен тере тарих. Яннарына барып, элекке вакытларны алар авызыннан ишетү, сөйләүләрен тыңлау сугышның ничек куркыныч булуын тулырак аңларга ярдәм итә

Евдокия Максимова 1932 елның 10 маенда Зәй районының Урта-Баграж авылында Фока белән Анна гаиләсендә туа. 1940 – 1944 елларда авылдагы дүртеллык мәктәпне тәмамлый. Сугыш вакыты алга таба укырга мөмкинлек бирми. Эшче көчләр җитми. Авылдагы эш кызлар, үсмерләр өстендә була. Шулай итеп, 12 яшьлек Евдокия дә әнисе белән колхозда төрле эшләргә йөри башлый. "Сугыштан соң авылда почта тараттым, телефонда утырдым", – дип искә ала Евдокия әби.

1954 елда Сарсаз-Баграж егете Григорий Максимовка тормышка чыга. 5 егет тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, бер малае бүгенге көндә вафат. Сарсаз-Баграж авылына килгәч басуда да эшли, күп еллар фермада сыер сава. Тормыш иптәше 1996 елда вафат була.

Балачагы, яшьлеге авыр вакытларга туры килсә дә бүгенге көне рәхәт, тынычлыкта уза. Евдокия әби ялгызы түгел. Балалары, оныклары, киленнәре әбине ялгыз калдырмыйлар. "Хөкүмәт безне онытмый, ил-көнебез тыныч, имин булсын",– дип изге теләкләрен тели 89 яшен тутыручы тыл ветераныбыз Евдокия Максимова.

Марина Халикова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев