Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сугыш чоры авырлыкларын кичергән ветеран

Югары Баграж авылында туып үскән тыл хезмәтчәне Фекла Георгиевна Большаковага 20 августта 98 яшь тулды

Бүгенге көндә ул Иске Зәйдә кечкенә генә уңайлы йортында яшьлек елларында кулдан чигеп, тукып эшләнгән келәмнәрне кадерле ядкарьләр итеп саклап яши.
Аның балачагы һәм яшьлеге Никкүчтем авылында узган, ул - гаиләдәге ун баланың иң олысы. 1941 елның җәендә Феклага 18 яшь тула, ә 20 сентябрьдә әтисе Георгий Викторовичны фронтка алалар. Фекла гомере буе әтисенең өч яшьлек сеңлесе Лиданы җилкәсенә утырып авыл әйләнүләрен хәтерендә саклый. Әтисе шул рәвешле сугышка китәр алдыннан авыл белән, якыннары белән саубуллаша.

Георгий Большаков турында «Халык хәтере» сайтында аның соңгы батырлыгы тасвирланган. Биредә үк бүләкләү кәгазе дә бар. 1943 елның 21 сентябрендә Смоленск өлкәсендәге Милодива совхозы янәшәсендә барган сугышларда Георгий Викторович бер үлгән сугышчының кул пулеметын алып дошманга каршы ут ача һәм 15ләп немецны юк итә, аның бу батыр гамәле дошман траншеяларын алу мөмкинлеге бирә. Әмма батыр сугышчы янәшәсендә генә шартлаган мина аның гомерен өзә. Вафатына кадәр Георгий өйдәгеләренә фотосы белән бергә хат юллаган була, әмма озак та үтми аның үлеме турында да кайгылы хәбәр килеп ирешә. Гаиләсенә истәлеккә бары соңгы фотосы гына кала.

Яшьли әтисез калган Феклага шактый сынаулар узарга туры килә, сугыш чорының бар авырлыгы яшь кыз җилкәсенә төшә, хәтта өйгә кайтып йоклаган көннәре дә аз була. Чөнки колхоз эшләре: чәчү, утау, урак, фермада эшләү бер-бер артлы алмашынып кына тора. Өстәвенә, урман кисү дә шушы кызларга эләгә. Гаилә өчен бәрәңге казу да 14 октябрьләрдә генә мөмкин була. Сугыш елларында авыр хезмәт белән узган көннәр сугыштан соңгы чорда да дәвам итә. Феклалар авылында сугыштан соңгы елларда сарыклар үрчетәләр, кыз шунда хезмәт куя. 60нчы елларда исә аларның Никкүчтем авылы бетерелә, Фекла Георгиевна Зәйгә күчеп килә һәм егерме ел буе "Заветы Ильича” совхозында сыер савучы булып эшли.

Хәзерге вакытта ул кызы Галина тәрбиясендә яши. Фекла Георгиевна олы яшьтә булуына карамастан, хәтере яхшы, ул еш кына истәлекле һәм кызыклы вакыйгаларны яратып сөйли. Без югалган авыл Никкүчтем турында мәгълүмат кирәк булганда аңа еш мөрәҗәгать итәбез. Ул белә торган җырларны санап бетерерлек түгел, ә иң мөһиме - аның кешеләргә өләшә торган йөрәк җылысы, Фекла Георгиевна һәр кешегә күңел юатырлык сүз дә таба белә.
Светлана Долгова, туган як тарихын өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре.

Фото музейдан.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев