Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сугыш ветераны авылын чиркәүле иткән

Бер гасырга якын - сиксән җиде ел буена чиркәү-часовнясы булмаган Мәлки авылында, ниһаять, гөмбәзләре күккә ашкан иман йорты сафка басты. Авылдашларын иманлы итү өчен Мәскәү шәһәрендә яшәүче якташлары - 93 яшьлек Валерьян Ильяков тырышкан: пенсиясеннән 600 мең сум акчасын төзелешкә җибәргән. Читтә яшәүче башка якташлары, авылдашлары ярдәме белән дә төзелде...

Мәлки авыл башында урнашкан часовняны ачу тантанасына Валерьян Ильяков үзе кайта алмаса да, Мәскәүдән туганнан туганы Павел кайткан иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин спонсорлык үрнәге күрсәткәне өчен олы йөрәкле Бөек Ватан сугышы ветераны Валерьян Ильяковка аның аша тирән рәхмәтен белдерде. Казанда яшәүче икенче изге күңелле авылдашлары - буровой мастеры Николай Кошкин адресына да җылы сүзләр күп яңгырады бу көнне.

- Төзелешкә кулдан килгәнчә булыштым, часовняның купол - гөмбәзләрен дә мин эшләдем, - диде ул үзе. - Моңарчы андый эшкә тотынганым юк иде, тырышкач, килеп чыкты үзе. Әнием Тамара Васильевна да тантанага килде. Ул да үз өлешен кертте, озак еллар буена укытучы булып эшләгән Анастасия Томлеева белән бергә часовня төзелеше өчен ярдәмне авылдашлардан оештырып йөрде.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, халыкны шушы яңарыш көне белән котлап, часовняның ишек­ләре гел ачык торсын иде, дигән теләген җиткерде.

- Мәскәүдән, башка төбәкләрдән часовня ачу тантанасын күрергә дип махсус кайтканнар. Ә менә Мәлки кебек зур авылда яшәүчеләр азрак килгән. Часовня ачканда да килмәгәч, моны ничек дип аңларга була инде? - диде ул. - Киләчәктә авыл халкының рухи яңарыш юлына басачагына ышанам. Әлеге Аллаһы Тәгалә йорты күңелләрегезне сафландырсын. Ил-көннәребез тыныч булсын, сугыш афәтләрен күрергә язмасын. Шундый матур шатлыклы көн белән барыгызны да котлыйм, часовня төзелешенә өлеш кертүчеләрне Ходай үзе дә зурласын.

Альберт Рәхмәтуллин да, Мәлки авыл җирлеге башлыгы Артем Козлов та часовня төзелешенә ярдәм итүчеләргә Рәхмәт хатларын тапшырды.

"Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе, шушы авылда яшәүче Александр Акрымов та әлеге часовняны ачу өчен тырышып йөргән кешеләрнең берсе. Мәскәүгә Валерьян Ильяков янына барып, аңа район башлыгының Рәхмәт хатын да тапшырып кайтты, спонсор турында мәкалә дә язды.

- Бу часовня янындагы юлдан авылдашларыбыз бәби табарга да, армиягә дә китә, район үзәгенә, Казанга төрле эшләре белән юлга кузгала, соңгы юлга да шуннан озаталар, - диде Александр Акрымов. - Күңелебез гел ару булсын, Ходай безгә гел яхшы нияттә торсын.

Авыл түтиләре, агайлары да шатлыгын уртаклашты.

- Мин үзем шушы авылда туып-үстем. Кыш Канаш­та яшәсәм, җәйне авылда үткәрәм. Часовня халыкка озак хезмәт итсен, - диде 81 яшьлек Александра Макарова.

Турминский чиркәвеннән Николай әтей Ермолаев, Кече Подберезьедан Алексей Колесников часовняны аруландырды, дини йолаларны үтәде. Ә икенче көнне биредән авылның хөрмәтле кешесе, озак еллар комбайнчы булып эшләгән Иван Волковны соңгы юлга озаттылар.

"Кайбыч таңнары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев