Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Субашта Тройсын фото һәм видеорепортаж карагыз!

Теләче районы Субаш авылында 27 май көнне Җапрак бәйрәмен уздырдылар

Салкын һава, кискен җил, яңгырлы болытлар Тройсын бәйрәме өчен гадәти хәл инде ул. Бу көнне һичшиксез яңгыр ява дигән, сынамышлар да бар бит. Субаш җирлегендә дә кояш бер чыгып, бер качып, көне буе куркытып торса да, бәйрәм рухын төшерергә ирек бирмәде. Ераклардан кайткан кунаклар, дуслар, туган-тумачалар бу көнне бер гаилә булып, Изге Тройсынны, үзебезчә әйткәндә Җапрак бәйрәмен каршы алды. Ел да бәйрәмгә Субаш авылының яшь кызлары башларына такыялар үреп килә. Быел да каен яфракларыннан үрелгән такыя кигән яшь сылулар күренгәләде. Бу матур йоланы саклап калулары бик сөенечле хәл... 


Бәйрәм Субаш авылының данлыклы "Нардуган" керәшен фольклор ансамбле (җитәкчесе Зоя Павлова) чыгышы белән башланып китте. Аннан соң авылдашлар бер зур җыенга чыгып, авыл көенә мәйдан тирәли әйләнде. "Нардуган" ансамбленнән соң сүзне Татарстанның атказанган артисты, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрны актёры Олег Фазылҗанов алды. Алга таба бәйрәм кызыклы уеннар, шаярулар, матур номерлар белән үрелеп барды. 


Бәйрәмне керәшен җырлары, кешеләре бизәп тора. Субаш Тройсынына быел Колбагыш авылыннан матур җырлары белән абыйлы-энеле 7-9 яшьлек Иван Пугачёв һәм Тимур Хисамов та килгән.

Көн салкын дип, тормады Субаш авылы халкы. Рәхәтләнеп күңел ачты, биеде, җырлады, уеннарга чыгып, призлы урыннар өчен көч сынашты. 
Чарадан фото һәм видеорепортаж карагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев