Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Субашта спорт яраталар

Августның кояшлы, матур көннәре Субаш авылында күптөрле чаралар белән истә калды

15 августта авылның аксакалы, сугыш ветераны Иван Егоровның 95 яшьлек юбилее булса, 17 сендә читтә яшәүче авылдашларның очрашу кичәсе гөрләде. 18 августта авылның спорт залында, авыл яшьләре кубогына ир-егетләр арасында волейбол буенча ачык турнир үткәрелде. Көн буе дәвам иткән киеренке ярышта, барлыгы җиде – Субаш, Үзәк, Теләче, Лесной авыллары һәм Казан шәһәреннән “ГорМосты” командалары көч сынашты. Биредә, спортчыларга һәм җанатарларга мавыктыргыч уеннарны тамаша кылу белән беррәттән, ут өстендә пешкән шулпа һәм самовардан татлы чәй белән сыйлану мөмкинлеге дә бар иде. Призлы урыннарны Үзәк, Лесной авыллары һәм “ГорМосты” командалары яулады. Җиңүче командага авыл яшьләре көче белән әзерләнгән акчалата премияләр тапшырылды.
Күңелгә дәрт, яхшы кәеф өстәгән әлеге спорт бәйрәмендә волейболчыларны тәмле ашлар белән сыйлаучы кызларга, кунакчыл авылга, яшьләргә җанатарлар зур рәхмәт җиткерде. Бу турнирны уздыруда башлап йөрүчеләр Дмитрий Чернов белән Светлана Романова, һәм авылның уңган яшьләре зур тырышлык куйды. Спортчылар турнирны оештыручыларга, шул рәттән мәдәният хезмәткәрләренә дә зур рәхмәт белдереп, караңгы төшкәч кенә авылларына таралыштылар.

Татьяна Романова,
Субаш авылы, Теләче районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев