Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Субаш авылында каз өмәсе узды - видео

Авыл тормышының күренекле вакыйгасы – каз өмәсе.

Каз өмәсе эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да. Борынгы йолаларда каз билгеле бер урын алып тора. Элек-электән улы яки кызының үз тормышын корыр вакыты җитсә, ана кеше берничә казын туйга дип саклап тоткан. Чөнки пар каз туйның хөрмәтле күчтәнәче. Йолкыган казларны көянтәгә асып, кызлар чишмәгә, су буена юл тотканнар. Анда барып казларны салкын чишмә суында чайкый-чайкый юганнар. Чишмәгә бару үзе дә йола белән бәйле. Кызларга, гадәттә, гармуннарын алып, егетләр иярә торган булган. Әлеге матур йоланы Теләче районы Субаш авылы керәшеннәре дә саклый.

Субашта гомер иткән Павловлар гаиләсе каз асрый. Кайчандыр каз асрап карау уе аларда ТНВ каналында барган “Туган җир” тапшыруын карагач туган. Бүген исә май аеннан алып октябрьгә кадәр 550-600 каз үстерәләр.

Авылның "Нардуган" фольклор ансамбле каз өмәсен халыкка күрсәткән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев