Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сталин ышанычын яулаган Антонов

СССР Кораллы көчләренең Генераль штаб начальнигы, тамырлары хәзерге Балык Бистәсенә барып тоташкан Алексей Антонов

Гродно шәһәрендә туган Алексейның әтисе Иннокентий – чыгышы белән Казан губернасы Иванай (Туплат) авылыннан. Әнисе Тереза балаларына, үз туган теле булган поляк һәм, шулай ук, француз, алман телләрен өйрәтә. Гаилә Петроградка күченгәч, Алексей шәһәрнең беренче  гимназиясен тәмамлый...

Бөек Ватан сугышы башлангач, генерал-майор Антоновны Киев хәрби округына чакырталар, ә 1942 елдан –  Генераль штабта Оператив идарә башлыгы һәм Генштаб начальнигы урынбасары. Югары Башкомандующий Сталинга кичке докладны, Ставкага барып, Антонов үзе ясый. Феноменаль хәтергә ия Антонов фронтлар, армияләр, танк һәм механикалаштырылган корпуслардагы командующийларның һәм командирларның исемнәрен белә; дивизия һәм полкларны  номерлары хәтердә тота. Ставкага докладка дип әзерләгән документларны ул өч папкага салдыра. Кызыл төстәгесенә – иң мөһимнәре.  Зәңгәр папкада – икенче чираттагы документлар (үтенечләр, хәбәрләр). Яшел төстәгесендә – званиеләр бирүгә, бүләкләүгә кагылышлы язмалар. Кызыл папкадагы документлар Сталинга тулысы белән җиткерелә, калганнарына кайчак вакыт җитми дә кала. Антонов яшел папкадагы документны кайчан бирергә икәнлеген тоемлый. Сталин, кайчак, киң күңеллелек күрсәтеп, елмая: “Кая, китер әле теге яшел папкадагы документларыңны, карыйк!”... Антонов дөреслекне һәм үз фикерен Сталинга ачыктан-ачык әйтә алган бердәнбер генерал була!

Алексей Антонов 1944 елның  хәлиткеч “Багратион” операциясе планын берүзе эшли, ставкадагы киңәшмәдә аңа биры тик төзәтмәләр генә кертәләр. 1944 елның 22 июнендә башланган операция барышында, безнең гаскәрләр нибары 6 тәүлек дигәндә гитлерчыларның ике ел буе ныгытылган фронтларын җимерәләр...

1945 елда Кырым (Ялта) конференциясендә ике ил арасындагы фронт  хәлләре турында  доклад ясаган Антонов Генераль штабта алты елдан артык хезмәт итә. Аннары – Кавказ арты хәрби округы... Варшава Договоры илләренең Берләшкән Кораллы көчләре штабы начальнигы... Советлар Союзы Армиясенең Генераль штабы начальнигы урынбасары. Бу вазифада ул 1962 елның җәенә кадәр эшләп, алтмыш яшендә вафат була. Генераллардан бары Антоновның гына гәүдәсе  Кремль стенасына җирләнгән.  

Фирая МОРАТОВА
Фото:
https://ru.wikipedia.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев