Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Сүрәкә” ансамбле "Халык" исемен расларга әзерләнә

Яңа Чишмә районының Ленино авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сүрәкә” керәшен ансамбле 1976 елда ук оеша

2003 елдан бу коллективны Светлана Питеркина җитәкли. Ленино авылында халыкның яртысын керәшеннәр тәшкил итә. Үз тамырларын, телне, йолаларны саклауда ансамбльнең өлеше бик зур. Хәзерге вакытта коллективта 10 кеше исәпләнә. Керәшеннәрнең традицион фольклоры төрле тематиканы һәм форманы үз эченә ала. Монда йола, уен, бәйрәмнәр табын җырлары да керә.

“2007 елда ансамблебез “Халык” исемен яулады. Ә 2022 елда бу исемне раслау каралган. Моңа әзерлекне башлап җибәрдек. Ансамбль эшчәнлеген күрсәтеп видеолар төшердек, портфолио ясадык, онлайн концерт күрсәттек”, – диде коллектив җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев