Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Спорт ветераны Анатолий Юров кышны – чаңгыда, җәйне – паркта үткәрә

Зәй районыннан 83 яшьлек карендәшебез сәламәт яшәү рәвеше алып бара

“Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) хәрби-спорт комплексының алтын билгесенә ия булган өлкәннәр арасында зәйле һәвәскәр чаңгычы Анатолий Юров та бар. Ул 83 яшьтә булуына карамастан, кышның бер көнен дә чаңгысыз уздырмый. Зәйдә чаңгы ярышлары буенча нинди генә массакүләм чаралар уздырылса да, урман буе аланына чаңгыларда иң беренчеләрдән булып җилдерә. Өстәвенә, “Ялта-Зәй”дә узучы дәрәҗәле узышларның иң актив җанатарларның берсе дә әле ул. Ара ераклыгы да куркытмый спорт ветеранын. Җәен исә ул паркта йөри.
-Мин мәктәптә беренче класста укыганда чаңгыда йөри башлаган идем, шул көннән әлеге спорт төренә мөкиббәнмен һәм бүгенге көнгә кадәр аңа тугрымын. Кар төшүгә, рәхәтләнеп саф һавада урман буйларын әйләнеп кайтам. Үземне бик яхшы хис итәм, күңелдәге рәхәт дулкынны берни белән дә алыштырырлык түгел. Җәен исә миңа моңсу, ямансу, шуңа да кышны түземсезләнеп көтеп алам. Минем җитди авырулар белән авырганым юк, – ди  ул.
Йортын да урман янәшәсендәге урамга салган ул. Урман буенда оештырылган чаңгы ярышларын кемнәрдер тәрәзәдән карап утырса, Анатолий Павлович исә аның үзәгендә кайный, чаңгычылар белән аралаша, чаңгы юлларын иңләп, үз яшь төркемендә һәрвакыт финишка беренче килә. Чаңгысыз, чаңгы юлларсыз яши алмый олпат ага.
Аны еш мәктәпләргә, политехник колледжга ГТО нормаларын тапшыру ярышларын ачу тантаналарына чакыралар. Ул ГТОның Совет чоры бүләкләре – ике алтын һәм ГТО чемпионы билгеләренә ия. ГТО чемпионы билгесенә исә ул 1960 елда лаек була һәм менә алар янәшәсенә соңгы арадагы ГТОның алтын билгесе дә өстәлде. Мәктәп, югары уку йортларында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) нормативлары – физкультура – спорт комплексы гамәлгә кертелүен кирәкле гамәл дип саный. Шуңа да ГТО нормаларын тапшыруның кире әйләнеп кайтуына сөенеп туя алмый. Бу уңайдан очрашуларда еш аның мөһимлеген ассызыклый.
- Мин, гомумән, сәламәт яшәү рәвеше алып барган, физик хезмәт белән шөгыльләнгән ир-егетне хөрмәт итәм. Армия сафларында да кемнең кем икәне бик тиз күренә. ГТО сәламәт яшәргә, актив булырга өйрәтә, яшьләрдә максатчанлык, җаваплылык кебек сыйфатларны ныгыта, – ди Анатолий Юров.
Соңгы елларда ГТО нормаларын тапшыруның кышкы фестивалендә Зәй районы командасы еш җиңү яулый. Әлеге җиңүдә чаңгы спорты ветераны Анатолий Юровның да өлеше зур. Ул район командасы составында катнашып, чаңгы ярышларында яхшы күрсәткечләргә ирешә.

Рәзимә Кашапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев