Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Спас ярминкәсе

31 нче июльдән 2 августкача "Яшьләр" стадионында һәм Шишкин буасында Алабуганың традицион чарасы - VIII Бөтенроссия Спас ярминкәсе һәм VIII Бөтенроссия чаң кагу фестивале узачак. Фестивальгә Мордовия, Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия, Кырым, Краснодар өлкәсе, Ставрополь өлкәсе, Беларусь Республикасы, Үзбәкстан, Эквадор, Литва Республикасы, Монголия һәм башка төбәкләрдән 1115 тән артык...

Быелгы ярминкәдә игътибар "Осталар шәһәренә" юнәлдереләчәк. Анда катнашырга теләп 50ләп гариза килгән.

Бөтенроссия чаң кагу фестивалендә Татарстан Республикасыннан, Россиянең төрле төбәкләреннән, Белоруссиядән һәм Италиядән 66 кеше катнашачак. Спасс соборы чаңныгында 3 көн дәвамында чаң тавышы яңгырап торачак.

Шишкин буасы территориясендә Авыл ишегалды эшләячәк. Анда Алабуга территориясендә яшәүче: рус, татар, керәшен, марий, удмурт һәм чуваш халык өйләре урын алачак. Биредә фольклор коллективлар чыгышыннан торган концерт программасы, төрле уеннар һәм ярышлар да каралган.

Бу көннәрдә районның "Спасс чибәре" конкурсы да узачак. Ләкин быел анда Алабугадан гына түгел, ә башка төбәкләрдән дә катнашырга теләк белдергәннәр һәм бу конкурсның популярлыгы арта баруын күрсәтә.

Фестиваль ярминкә учагы белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев