Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Соловкидагы монастырьга Ходай юлны ачты

Июнь аенда бер төркем керәшен Ак диңгездәге Соловки утравының XVI гасырда төзелгән монастыренда булып кайтты.

Папа эзләреннән 
1916 елда туган папа 1937 елны армиягә алына. Ерак Төньякта Ак диңгездәге Кола ярымутравына эләгә. Фин сугышында һәм аннан соңгы Ватан сугышында да катнашып, 1947 елны гына әби-бабай янына кайтып керә.

Безнең буыннан бик күпләрбезнең әтиләре сугыштан кайткан кешеләр иде. Тәмәке тартырга, эчәргә өйрәнеп кайтканнар. Очрашып, азрак йотып та куйгач, бар сөйләшкәннәре сугыш... Ә инде тәмәке тарта башласалар, сүзләре башка темага күчә, чөнки кулларында — «Беломор» папиросы... 

Якын килеп, зурларга кысылып йөрүне өнәмиләр, читтән генә күзәтәбез — нинди карта икән, нинди «слон» икән? Кулга эләккән папирос кабын күпме генә карасак та «фил» дә юк, аңлашылмый да. Еллар үтте, үстек, белдек «Беломор»- ның серен... 

Папаны искә төшерүемнең сәбәбе — быел мин дә Ак диңгезне күреп кайттым бит әле. Күпмедер дәрәҗәдә Беломор каналына бәйле Соловки утравында булдык.

Соловки утраулары
Инде дистә еллар буена төрле изге җирләргә йөрүче Алексеевск приходы быел кабат Соловкига баруны оештырды. Узган ел үз «семья»ларына мине дә алган иделәр, быел да иярдем. Керәшеннәрдән без бишәү булдык. Батюшкабыз отец Павел Чурашов белән матушка Фотиния дә шушы исәптә. Үзеңнеке — үзәктә. Үзебезнең батюшка белән йөрү икеләтә уңай, рәхәт. Рәхмәтләр яусын! 

Ак диңгездәге күп санлы утрауларның иң зурысы булган Соловки турында интернет челтәрендә язмалар, белешмәләр бик күп, аның тарихы бик кызыклы. Мин бүген аның тарихын язмыйм, бары тик үзем алган кичерешләр белән генә уртаклашам. 

Соловкиның «уң» ягы һәм «сул» ягы бар. «Сул» ягына чыкмыйм, бары тик монастырьлы «уң» ягын гына күңелемә керттем.

Утрауның «уң» ягында 
XVI гасырда өч монах — Савватий, Зосима, Герман нигез сала башлаган монастырь бүген дә шаккаткыч. Төньякның кырыс табигате дә, «кызыл комунизм» да җимерәлмәгән, юкка чыгаралмаган монастырь 1990 еллардан соң кабат күтәрелеп килә. 

Утраудагы өч көнебез өч сәгать күк бик тиз узса да, күңелдә озакка җитәрлек истәлекләр, куанычлы мизгелләр калды. 

Соловкида Ходай бик якын дигәннәре, чынлап та, дөрес икән. Нык сизелә. «Буталдыручы койрыклылар»ны да сизәсең. 
Без — элекке паломниклардан нык аерылып торучы турист-паломниклар. Элгәре изге җирләргә озак әзерләнеп, озак барганнар. Монастырьда хезмәт итеп, бар келәүләрдә дә катнашып, кызыксынган сорауларны монахлардан ачыклап, айлар, еллар буе шулар арасында яшәп кайтканнар. 

Изге җирләргә, монастырьларга бару, йөрү ышануны арттыру, ныгыту өчен кирәк. Элек тә, хәзер дә шулай. Үзеңә күп әйберләр ачыла, аңлашыла башлый, аңлатып булмый торган бәрәкәт ияреп кайта. Менә шуны, чәчми-түкми, озаккарак җиткерәсе иде.

Монахлар тормышыннан 
Утрауга 1920 елны коммунистлар килгәндә, монастырьда 571 монах булган, аларның теләгәннәрен материкка күчергәннәр. Әмма кайберләренең китү теләге булмаган, андыйлар 1931 елга чаклы монастырьда калган. Бүгенге көндә 19 монах исәпләнә. Өч көнебезнең берсе шулар белән службада катнашу булды. Беренче монахлар — преподобныйлар Саваттий, Зосима, Германның ару сөякләре куелган ракаларга баш орып, теләк иттек. Язык әйтеп, өлеш алдык. Иң зур эшебез шул булды. Монастырь буйлап экскурсия ясадылар. 

Элекке монахларның осталыгын, тырышлыгын, түзем-сабырлыкларын шаккатып тыңладык. Ниләр генә эшләмәгәннәр алар — төзелеш өчен кирпеч сукканнар, агач эшкәрткәннәр, тоз, сумала кайнатканнар, бакчада эшләгәннәр, балык тотканнар. Үзләренең пароходлары да, 1912 елда эшли башлаган гидроэлектрстанцияләре дә булган. Боларның барысы да соңыннан, 1920 елда әзергә-бәзер килеп басып алган коммунистлар кулына күчкән һәм 1920-1939 елларда «халык дошманнары» концлагерына әйләнгән («слон» — Соловецкий лагерь особого назначения). Аларның утрауга килгәч тә беренче «казаныш»лары монастырьның иң зур соборын (собор Спаса Преображения Господня) талап, туздырып, ут төртү була. Бүгенге көндә бу соборда реставрация эшләре төгәлләнеп килә.

Табигате кырыс булса да 
Утрауны бәләкәй димәс идем. Барлык мәйданы — 246 квадрат километр. Озынлыгы — 25 километр, киңлеге — 16 километр. Монастырьдан тыш, утрауда скитлар да бар. Күлләр бик күп, бүгенге көндә чутланганнары 600гә якын икән. Монахлар заманыннан ук калган, бүгенгәчә үсеп, чәчәк атып утырган «Ботанический сад»ны да күрдек. Үз ягыбызның үсемлекләре белән чагыштырып карап йөрдек. Җитәр-җитмәс ике ай эчендә җимешләр дә өлгерә икән. Урманнарында ерткыч җәнлекләр, бака, елан ише шуышучылар да юк; брусника, черника, марошка чәчәктә иделәр. Күлләре чиста сулы (шулардан эчәләр), балыклар йөзгәне күренеп тора. Кыскасы, кырыс булса да үзенә тартып тора торган табигать. Шуңа күрә бу якларда паломниклардан тыш, сәяхәтчеләр, балыкчылар да шактый. Башка шундый сорау килә: «Монахлар өчен безнең кебек өч көнлек паломниклар, туристлар, балыкчылар бик тә комачаудыр». Шулайдыр, әмма бу контингентсыз да булмыйдыр. Монастырьдан тыш, утрауда да меңгә якын кеше яши. 

Туксанынчы елларга чаклы алар барысы да диңгез кәбестәсе (ламинария) әзерләү прозводствосында эшләгәннәр. Бүген инде цехлар ябылган, диңгездән чыгарылган кәбестәне Архангельскига озаталар. Гади халык турист-паломникларга хезмәт күрсәтә.

Ак төннәр җире 
Һәр сәгатьне файдалы уздырырга тырыштык, иртәдән караңгыга чаклы кайда булса да булдык, дип әйтер идем, әмма анда — ак төннәр, караңгы төшми. Без, урта полосада яшәгән кешеләр өчен бик күп ачышлар, яңалыклар инде. Бәхеткә, Ак диңгез безне бик тә кунакчыл, җылы кабул итте. Материк белән утрауга катерда керү-чыгу арасы ике сәгатьлек сәяхәт булды. Диңгез «холкын» күрсәтмәде. Поездлар да, кунган, торган җирләребез дә бик уңайлы, җайлы булды. Утраудагы өч көннең һәр сәгате, алдан килешенгән, уйланылган иде; файдалы да, күңелле дә, күп ачышлы да булды. Оештыручыларга, бигрәк тә Татарстан Митрополиясендә керәшен духовная миссиясен үстерү бүлеге җитәкчесе отец Павелга, Ольга Николаевнага, инде дә килеп, барча юлдашларыма зур рәхмәтлемен. Ходай ташламасын! 

Барыгыз, йөрегез, күрегез изге җирләрне дип теләр идем, әмма бу Ходай тиешле итсә генә икән. Тиешле булса гына юллар ачылганын үзем дә хәзер генә аңладым. Мең шөкер Ходаем, биргәнеңә дә, бирмәгәнеңә дә... 

Валентина МАКСИМОВА. 
Мамадыш районының Колышчы авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев