Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Солдатлар истәлегенә – мемориаль такта

Питрәч районының Әлбәдән авылында, 77ел хәбәрсез югалганнар исемлегендә булган аталы-уллы солдат Богомоловлар өенә мемориаль такта куелды

Әлбәдән авылыннан Бөек Ватан сугышына алынып, яу кырында хәбәрсез югалган Богомоловлар турында быел “Туганайлар” газетасының 23 июль санында  язып чыккан идек инде.

Иван Федорович Богомолов 1941 елның 31 декабрендә фронтка киткән. Аның улы, 1925 елгы Илья 1942 елның 8 июнендә сугышка алынган. Моңа кадәр аларның икесе дә сугыш кырында хәбәрсез югалганнар исемлегендә булганнар. Эзтабар тарихчы Александр Семенов, архив документларыннан, өлкән Богомоловның 1942 елның июнендә, Смоленск өлкәсендә барган сугышларда үлгәнлеген ачыклый алган. Ул, шулай ук, 47нче укчы дивизиянең 148нче укчы полкы автоматчысы Илья Богомоловның да язмышын ачыклаган. Илья 1943 елның 22 сентябрендә Смоленск өлкәсендәге Усвятский районының Городец авылы тирәсендә һәлак булган...

Бу юлы без килеп җиткәндә, ерактан ук яктырып балкып торган җыйнак йорт  янында кеше җыелып өлгергән. Өй хуҗалары  – әтисе Иван һәм бертуганы Илья сугышта хәбәрсез югалган Мария түти белән ире Никита дәдәй дә шунда иде.

Мемориаль такта куюга багышланган тантанада, Әлбәдән кешеләре белән беррәттән, Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашапов, район хәрби комиссары урынбасары Равил Дәүләтшин, Татарстан ветераннар советы члены Александр Малов, Чуваш халык фән һәм сәнгать академиясе президиумы члены, эзтабар Александр Семенов, район ветераннар советы рәисе Илгизә Фәйзуллина катнашты.

– Бүген биредә мемориаль такта ачу – Ватан каршындагы изге бурычларын намус белән үтәгән ике якташыбыз, аталы-уллы Богомоловларга хөрмәтебез билгесе. Үз гомерләре бәрабәренә илгә җиңү яулаган бабайлар һәм әтиләрнең үлемсез  батырлыгын хәзерге буын онытмаска тиеш... Ватаныбыз азатлыгын саклап, яу кырында хәбәрсез югалган иң соңгы солдатны ачыкламый торып, сугыш беткән булып саналмый әле, – дип сөйләде тантанада ясаган чыгышында район башлыгы Илһам Кашапов.

Хәбәрсез югалганнар язмышын ачыклаудагы бәяләп бетергесез хезмәте өчен, Питрәч муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатына лаек булган Александр Семенов, үз чиратында,яңа басылган китабы турында әйтеп үтте.  Аның “Мама, ты только не плачь, мы вернемся...» китабында Богомоловларга һәм яу  кырында шундый ук язмышка дучар булган солдатларга багышланган язмалар урын алган.

Совет гаскәрләре сафында Берлинга кадәр барып җиткән, Рейхстаг стенасына үз фамилиясен язып калдырган элекке фронтовик Александр Маловның сөйләгәннәрен дә халык игътибар белән тыңлады.

– Питрәч районы администрациясенә, җитәкчеләренә рәхмәт. Һәр районда да сугыш ветераннарына мондый игътибарны, хөрмәтне күрмисең. Ватаныбыз азатлыгын яклаган сугышчыларның якты истәлеген онытмыйсыз, изге эш башкарасыз, – дип рәхмәтен белдерде сугыш ветераны Александр Малов.

 

Фирая МОРАТОВА.

Фотоларда: Богомоловлар истәлегенә мемориаль тактакую тантанасында.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев