Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Сәләт"тә сәләтлеләр

Кешегә сәләт туганда ук бирелә, диләр. Бу, чыннан да, шулайдыр. Кайбыч районы Соравыл авылында туып үскән Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, профессор Лидия Әхмәтованың җыр-биюгә осталыгы кечкенәдән үк билгеле була. Әтисе кебек баян, скрипкада уйный, әнисенә охшатып, йомшак тавыш белән матур итеп җырлый, биергә ярата. Шуңа да язмышын сәхнә белән...

Бүгенге көндә Лидия Алексеевна Казан федераль университетында профессор, Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә эшли, Казан энергетика техникумында вокал дәресләре бирә. 2016 елның сентябреннән техникум студентлары арасыннан талантлы яшьләрне сайлап, "Сәләт" ансамбле төзи ул. Исеме җисеменә туры килгән бу ансамбль сәләтле яшьләрдән тора: анда дүрт кыз, сигез малай. Араларында бердәнбер керәшен кызы Татьяна Камушева Саба районыннан. Лидия Алексеевна студентларга күңелләргә үтеп керердәй моңлы керәшен халык җыруларын, аларның үзенчәлекләрен өйрәтә.

"Сәләт" ансамбле 27 май көнне Казан шәһәренең "Ак Барс" яшьләр үзәгендә Республика керәшен иҗтимагый оешмасының IV Отчет-сайлау Конференциясендә чыгыш ясап, килгән кунакларның күңелен яулады. 4 июньдә Кайбыч районының Олы Тәрбит авылына барып, халкыбызның милли бәйрәме Тройсында үзләренең чыгышлары белән халыкны сөендергәннәр. Тиздән, июль башларында, Лидия Алексеевнаның туган авылы Соравылда яңа мәдәният йорты ачылу тантанасына, аннан соң Саба, Кукмара районнары Сабан туена чакырылулылар икән. Ә сигезенче июльдә Саратов шәһәренә гастрольгә барырга җыеналар.

-Концертлар белән чыгыш ясар өчен, бик нык әзерлек кирәк. Беренче курс студентлары гына булсалар да, яшьләр талантлы, алар белән эшләү үзе бер рәхәт. Яшьләр белән дүрт ел эшләү дәверендә, зуррак концертлар белән дә гастрольгә чыгарбыз дип уйлыйм, - ди җитәкчеләре.

Лидия Алексеевна 2006 елдан Федераль университет студентлары белән үзе оештырган "Сәлам" ансамблен дә җитәкли. Хәзер анда студентлар саны кимү сәбәпле, алар "Сәләт" ансамбле белән берлектә чыгыш ясыйлар. Киләчәктә аларның берләшүе дә мөмкин икән. Бу елның март аенда "Сәләт" ансамбле Орел шәһәрендә узган Бөтенроссия халыкара конкурста катнашып, беренче урын яулаган. Май аенда Чувашстанның Комсомол районында "Урмай-Зәлидә" төрки мәдәнияте халыкара фестивалендә шулай ук беренче урынны алган. Гомерен музыка сәнгатенә багышлаган Лидия Әхмәтовага, ул җитәкләгән "Сәләт" ансамбленә зур уңышлар телибез, иҗат чишмәләре саекмасын, күңелле концертлары сәхнәләрдә тагын да ешрак яңгырасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев