Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Симон Кананит эзләре буйлап

Сентябрь башында бер төркем керәшен Абхазиядәге изге җирләргә барып кайтты

Элек-электән эч-күңеленнән ышанган православие динендәге мәндә изге җирләрдә йөрүне кирәк санаган. Гәрчә христиан динендә бу амәл мәҗбүри саналмый, шулай да изге аталар монастырьларга монахлар янына баруны, билгеле изгеләр йөргән җирләрдә, кодрәтле тәреләр табылган урыннарда булуны кенәгәләрендә бәхилләп язганнар. Русча “паломничество” дип аталган бу амәлне без керәшеннәр изге җирләргә бару, йөрү дибез. Элек бу нияткә баскан кеше, аркасына кәтүмкәсен асып, җәяү чыгып киткән. Андыйларны юлда бик теләп кабул иткәннәр. Ашатып, кундырып чыгару – бик зур саваплы эш. Җәяү меңнәрчә чакрым еракларга чыгып китү, элек бик азаплы булса да, йөрүчеләр күп булган. Моңа чып-чынлап Ходайга ышанучылар гына алынган. Монастырьларда монахлар белән очрашу, алар белән бергә эшләү, келәүләрдә катышу, изге тәреләргә табыну-ышануны арттыру, дини аң, акыл өстәү, күңел чистарыну өчен кирәк булган.

Хәзер дә изге җирләргә йөриләр, әмма инде хәзер азабы юк дәрәҗәсендә, алай да төрле алданулар (искушения) адым саен. Бу – сынау.

Поезд, автобуслар, самолетлар сәгатендә алып барып җиткезә. Теләге булган әммә кеше, бәхиллек алып чыгып китә ала.

Быел мин дә, Аллага тапшырып, отец Димитрийдан бәхиллек алып, Алексеевск приходы поломникларына иярдем, гәрчә ышануым әле бик сыек, тотрыксыз булса да... Ике тәүлектән соң поезд безне бик тә серле Абхазиядә калдырды.

Абхазия

Бүгенге Абхазия ниләр белән паломникларны үзенә тарта соң?

Кайчандыр Абхазия бөек Византиянең бер өлеше – ерак почмагы булган. Иң беренче бу җирләрдә Симон Кананит христиан динен тараткан. Ул Иисус Христосның өйрәнүчеләре – 12 апостолның берсе. Шулай ук, Абхазия җирендә Иоанн Златоуст гомеренең соңгы көннәрен уздырган, шушы җирләрдә җирләнгән. Азаплар күрүче изге Василиск кабере дә шушында. Монастырьлар, скитларда яшәүче монахлар да паломникларны үзләренә тарталар.

Батюшка

31 кешедән торган паломниклар группасын Алексеевск благочиниясенең благочинные, Чистай шәһәрендәге Казан изгеләре Гурий, Герман, Варсанофий керәшен чиркәве настоятеле, Чистай епархиясендә керәшеннәрнең дини миссиясе җитәкчесе Павел әтей Чурашов оештырып алып барды. Группадагыларның күпчелеге Алексеевск чиркәүләре прихожаннары иде. Алар инде бик күп еллар төрле изге җирләрдә йөргәннәр. Иерусалимда да булганнар. Соңгы берничә елда шушы Абхазиягә киләләр.

31 төрле холыклы, 31 кешене туплап, җайлап, көйләп, тәртипләп йөртү батюшка өчен җиңелләрдән түгелдер. Шулай да, ул һәрчак елмаеп, һәркемнең хәлен сорашып, киңәшен биреп, беркемне дә күз уңыннан төшермәде.

Аның үзен дә яратып, якын-үз итеп, “батюшка” дип кенә торулары, хөрмәтләгәннәре  күренеп тора. Батюшка янында – күңелдә тынычлык, ышаныч. Аңа барча халык рәхмәтле, Ходай аңа озын гомер, саулык, күңел тынычлыгы бирсен! Халыкка дини аң таратуда түземлек, сабырлык бирсен.

Керәшеннәр

Шушы 31 кеше арасында быел 8 керәшен дә булдык, шушы исәптән, батюшка белән матушка Фотиния дә. Күп еллар рәттән бу группада йөрүче Екатерина һәм Иван Токрановлар, Наталья Младшина һәм Елена Кутузова – Балык Бистәсеннән. Мамадыштан Зоя Альманова һәм мин.

Инде бераз кайларда йөргәнебезне  дә язып үтим.

Торган җиребез Абхазия башкаласы Сухумда булды. Таулардагы изге җирләргә кечкенә автобусларда бардык.

Иң беренче, Симон Кананит яшәгән тау куышына текә, биек баскычлардан мендек. Симонның аяк эзе калган таш янында, яшәгән куышында, азаплап үтерелгән урынында, булдык. Тау куышында батюшкабыз келәү уздырды. Келәү вакытында бер нәрсәгә игътибар иттем: безгә туристлар да кушылып, келәүдә басып тордылар, күбесе бу очрашуга бик куандылар, чөнки шушылай көтмәгәндә батюшканың очравы  үзенә күрә бер ару билге инде, аңлаган кешегә. Алга таба да мин моңа игътибар итеп, үзебезнең туристлар белән чагыштырганда күпкә бәхетлерәк, якланган, ышыклыкта икәнне сиздем. И, Ходаем, мең шөкер сиңа!

Алга таба безнең беренче литургия Сухумның бердәнбер зыярат храмында узды. Барыбыз да өлеш алдык.

Икенче литургия VI гасырда ук төзелгән, бүгенге көндә реставрацияләнеп, келәүләр уза торган “Успение Божией Матери” храмында булды. Хәзер ул монастырь чиркәве санала. Мондагы чиркәүләр, бездәгеләрдән тыйнак бизәлешләре белән аерылып тора икән. Миңа бу бик ошады, VI гасырда ук төзелеп, ташларына “сеңгән” иман сүзләре хәзер дә күңелне, җанны җылытып тора кебек. Бу минем фикер генә, кемгә ничек.

Сухумда иң зур собор “Благовещенский Кафедральный Собор Пресвятой Богородицы”. Монда без өченче литургиядә катнаштык, җазык әйтеп, өлеш тә алдык. Аллага шөкер! Санаулы гына көннәр эчендә өч литургиядә каташу безгә зур файда булды.

Команы

Поломниклар гына түгел, туристлар да бик теләп бара торган, изге җир саналган Каманы авылына киттек. “Команы” – “изге җир” дип тәрҗемә ителә икән. Чыннан да бу төбәктә бик көчле, изге өч  урын бар. Берсе – Иоанн Златоустның таш гробы торган чиркәү. Иоанн Златоуст Абхазиядә озак булмаган, үлеме – шушы җирдә. Сөякләрен Константинопольгә күчергәннән соң, таш гроб Абхазиядә калган. Гробка тиенеп, келәү итеп, азаплар күрүче изге Василиска җирләнгән җиргә киттек. Шаккаткыч җир! Бу җиргә төрле теләкләр белән киләләр икән. Бездән алдан килгән туристлар өчен ару билге булды. Күбесе безнең янда келәүдә тордылар. 87 баскычны кабат саный-саный аска төштеп, изге Василискны азаплап үтергән җиргә килдек. Бу урында хәзер ару сулы чишмә чыга. Кайберәүләр чумынды, гәрчә суның җылылыгы 4 кенә градус булса да.

Алдан килүче Иоанн пайгамбәрнең башын да өченче тапкыр Абхазия җирендә тапканнар. Ул җиргә без инде бармадык, бер сәбәбе – группабызда гел өлкән яшьтәгеләр генә. Шулай, изге җирләргә җиңел юллар юк! Җиңеп сыналып, түзеп йөрергә кирәк.

Иртәнге, кичке иманнары бергәләп күмәк уку, узара тату, ярдәмчел булу йөргән җирләребезнең юлларын ачык итте, азапсыз, хәтәрсез йөрдек, Аллага шөкер!

Кемдер берәү: “Гел чиркәүдән чиркәүгә генә йөрдегезмени?” – дияр. Юк, алай гына булмады. Ял да иттек. Җан өчен дә, тән өчен дә, күңел өчен дә “все включено” программасы булды. Диңгезендә коендык, тәмле җимешләрен ашадык, сыйландык, матур җирләр күрдек, карадык.

11 сентябрьдә, Абхазия исен аңкытып, Казан вокзалында поездан төштек.

Кыскача гына итеп язуым – күңелегезгә орлык саласым килү. Мин искә алып киткән җирләрнең бик кызыклы тарихлары бар, кызыксынучылар я барып, я интернет аркылы белә алалар. Рәхмәт сүземнең иң беренчесе – Ходайга – миңа көтмәгәндә юл ачканы өчен! Икенче рәхмәтем – отец Павелга, шушындый группа өчен. Өченче рәхмәтем – бергә барган барча юлдашларга!

Ходай барчабызны игелегеннән, ярдәменнән ташламасын!

Валентина МАКСИМОВА.

Мамадыш районының Колышчы авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев