Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шикәр чирлеләрне кайгырталар

Россия хөкүмәте шикәр чиреннән (диабет) җәфаланучы пациентлар өчен медицина учреждениеләре булдыру, аларны тиешле таләпләргә китереп яңарту өчен 3,6 миллиардтан күбрәк суммада акча тотарга җыена.

«Бу — Россия субъектларында тиешле хезмәт инфраструктурасын киңәйтүне дә үз эченә алган чараларның тулы бер комплексы», — дип искәртеп үткән Россия Премьер-министры Михаил Мишустин хөкүмәт киңәшмәсендә. 

Ул акчаның 2,3 миллирд сумы илнең төрле төбәкләрендә шикәр чирле пациентлар өчен эндокринология үзәкләре һәм мәктәпләре оештыру, медицина җиһазлары алу һәм аларның үсеше өчен китәчәк. 1,4 миллирд сумга якыны авыллардагы һәм еракта урнашкан җирләрдәге медицина оешмаларын тиешле медицина җайланалары белән тәэмин итүгә тотылачак.

Барлык акча, «Шикәр чиренә каршы көрәш» («Борьба с сахарным диабетом») федераль проекты кысаларында һәм Россия Президенты Владимир Путинның кушуы буенча биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев