Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шигырьләрендә — күңеле халәте

Кабан Бастырыкта (Зәй районы) танылган кешеләр байтак, ә менә Клавдия Максимова (Тихонова) кебек шигырь язучылар сирәк. Аның авылына багышлап язган шигыренә көй язылып, бертуган сеңлесе — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Александра Абрамова (Тихонова) зур сәхнәләрдә җырлый.

Шагыйрь дә, аның көйгә салынган шигырьләрен сәхнәдә башкарыр җырчысы да булган гаилә авылыбызда моңа кадәр юк иде әле. 

— Мәдәният өлкәсендә уңышлы гына эшләвем өчен, үзебезнең авыл халкына рәхмәтле мин. Нинди генә бәйрәм, кичәләр үткәрмим, алар ярдәмгә килде. Әнием Ульяна Тихонова, Софья түти Батаева, Галина түти Фролова, Александра түти Батаева, Федора Тихонова, Евдокия Пасмурова, Татьяна түти Швенцова һәрчак алыштыргысыз ярдәмчеләрем, киңәшчеләрем булды. Алар һәр йоланы, һәр җырның көен белеп башкарылганлыктан, бәйрәмнәребез үзенчәлекле үтте. Үз чиратыбызда, хәзер оныкларыбызга үзебез белгәннәрне өйрәтеп калдырырга тырышабыз, — дип сөйләде Клавдия. — Лаеклы ялга китапханәдә эшләгән вакытта киттем. Хезмәт юлым, халык белән бергә булганлыктан, бик матур, бик якты булды дип әйтә алам. Ике ул үстердем: Алексей, Юрий. Ирина һәм Евгений исемле ике оныгым үсеп килә. 

Клавдия Тихонованың Түбән Биш мәктәбен тәмамлагач Алабуга педагогия институтына кергәнен, авырып киткән әнисенә үзеннән кечерәк туганнарын карашырга ярдәм итәргә кирәк булганлыктан укырга бара алмагынын да языйм инде. Ул гомере буе авылыбыз клубында җитәкче булды. 

Клавдия Алексеевнаның сценариен үзе төзеп, ел саен оештырган йөзек салу, «Май чабу», «Чүк», «Тройсын», «Питрау кайту», «Кич утырыек, туганый» кебек бәйрәмнәрне Кабан Бастырык халкы хәзер дә сагынып искә ала. «Клавдия түти оныгына өй саклау йоласы турында сөйли», «Клавдия түти бу юлы оныкларына йөзек салу йоласын күрсәтә» дигән исем астында узган кичәләр дә борынгыдан сакланып килгән йолаларны, гадәтләрне яңартуга бер мисал булып тора.

Язмышын мәдәният белән бәйләгән Клавдия гел халык арасында булды. Безнең авыл кешеләре эшне күмәкләп эшләде, ялны да оештыра белде. Бәйрәмнәрдә кичен авыл халкы клуб янына түгәрәк уенга җыела иде. Түгәрәккә, халык күп булу сәбәпле, өчәр кат тезелеп басалар. Көндез эшләп ару онытыла. Халык җыруыннан кичке авыл яңгырап тора иде. Ә яшьләр белән клуб эче тулы була, бәйрәмнәр безнең авылыбызда үзе бер могҗиза иде ул. Көзге уңышны җыеп алгач, рәттән сугым ашлары башлана. Туган-тумача сугым ашына рәткә йөри. Авылыбыз халкының һәр бәйрәме үзгә булып, бәйрәменә туры китереп, керәшеннәргә генә хас күңеллелек белән үтә. Ә авылыбыздагы туйлар инде кабатланмас бер вакыйга була. Җыру, уен-көлке, сый — үзенчә бер рәт белән, үз уңаена ике көн дәвам итсә дә, аручы да, исерүче дә булмый. Ә инде ул җырулар, кода ипие чыгаргандагы җыру әйтешүләр — арияң бер якта торсын! 

Клавдиябезнең буш вакыты юк диярлек. Бу елларда ул 92 яшьлек әнисен һәм оныгы Женяны тәрбияли. Ә көзге, кышкы озын кичләрдә әнисе кырына утырып, икесе бергә борынгы керәшен көйләрен җырлыйлар. Ул үзе, җырлый-җырлый, чигүен дә чигә. Чиккән керәшен алъяпкычларын, мендәр тышларын, бистәрләрен, тастымал, тәре алъяпкычларын танышларына бүләк итә. Зират өенә дә матур итеп тәре алъяпкычы чигеп элгән ул.

— Сөенеп алалар бу бүләкне якыннарым, кемнедер куандыру күңелгә рәхәт, — ди Клавдия. — Шигырьләр дә язам, анысы күңел халәтенә бәйледер. 

Шигырьләрен Клавдия Алексеевна әнисенә, балаларына, оныкларына, авылдашларына һәм туган җиргә багышлап, яшьлек хатирәләрен чагылдырып яза. Районыбызда үткәрелә торган төрле очрашуларда, шигырь язучылар конкурсларында катнашырга да вакыт таба. «Зәй офыклары» редакциясенең «Туган туфрагымнан көч алам» бәйгесендә 16 каләм тибрәтүче арасында Клавдия Максимова җиңүче булды. Йөрәк түреннән чыккан үз шигырьләрен бик матур итеп укый да әле ул. Үзебезнең якның шифалы чишмә суларын эчеп, сихәтле һавасын сулап үскән авылдашыбыз Клавдия Алексеевнаның уңышларына шатланабыз, аның белән горурланабыз. 

Клавдия үзенең оныкларын да иҗатка рухландыра. Аның оныклары да шигырьләр язалар, төрле ярышларда, бәйгеләрдә катнашалар. Түбән Биш урта мәктәбендә укучы оныгы — ике еллап элек якты дөньядан киткән улы Юрийның кызы Ирина Казанда 17 район катнашкан ярышта шигырь язып беренче урынны алган. Зәй шәһәрендәге лицейда белем алучы оныгы Женяның да диплом, сертификатлары бик күп. Бөтенроссия ярышларында призлы урыннар ала ул. Язмалары Минзәлә, Алабуга шәһәрләрендә нәшер ителә торган журналларда, газеталарда басылып чыкты. Женя онлайн конференцияләрдә катнашып җиңүләр дә яулады. 

Бөтен гомерен кешеләргә яхшылык эшләүгә багышлаган авылдашыбыз Клавдия Максимованың киләчәктә дә тормыштан ямь табып, матур шигырьләр иҗат итеп, яңалыкка омтылып яшәвен телибез. 

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Лаеш районының Усад авылы.


Клавдия Максимова шигырьләре

Мин яратам сине, Кабаным...
Кечкенәдән булдым мин хыялый
Йолдызларга карап уйландым.
Ефәк җилгә йөрәк серен ачтым,
Моңсу айга карап моңайдым.

Җырлап аккан чишмәләргә карап,
Талга сөялеп, таңда моңландым.
Чишмә җырына кушылып җырладым,
Сандугачлар моңын тыңладым.

Кечкенәдән тыңлап үскәнгәме,
Аңладым чишмә җырын.
Серләремне аңа чиштем, 
Сайрар сандугач булып.

Җыйдым да айның нурларын,
Йолдызларның серләрен,
Уйларымны бергә кушып,
Күңелемә бикләдем.

Күңелемдә шыткан мәрҗәннәрне
Таңда сөйләп, талга элдем мин.
Йөрәгемдә туган җырны көйләп,
Болыннарда җырлап йөрдем мин.

Мин хәзер дә әле шул ук кеше —
Хыял диңгезендә йөзүче.
Чәчәкләрнең таҗларыннан алып,
Чыкларыннан мәрҗән үрүче.

Сагындыра үсмер елларым
Чыккан саен авылым кырларына, 
Бер күмелеп һәм бер күренеп, 
Уйный-уйный, иген арасыннан
Бер кыз бала килә йөгереп.

Йөгереп килә басу түрләреннән,
Сары чәче җилдә тибрәлә.
«Көт» дигәндәй кулын болгап ала,
Яңгыратып көлеп җибәрә.

Чү, тукта әле, бу бит бала чагым,
Сары чәчле кызчык — мин үзем!
Бала чактан миңа сәлам юллап 
Хатирәләр шулай кул изи.

Иртән төшәм инеш буйларына,
Сагындырган чишмә юллары.
Хатирәләр килә бер-бер артлы,
Сагындыра үсмер елларым.

Көянтәсен асып иңнәренә,
Бер кыз кайта чишмә юлыннан.
Узып китә яннан салмак кына,
Түзәлмыйча, аңа борылам.

Зәңгәр күзле, җитен сары чәчле
Ул кызчык та миңа борыла.
Чү! Туктале! Хатирәләр булып,
Үсмер чагым каршылаган икән 
Мине шулай чишмә юлында.

Сагындырган болынымнан атлыйм,
Хәтфә палас үлән өстеннән.
Башын кырын салып, мут елмаеп,
Бер кыз тора томан эчендә.

Болын буйлап миңа таба атлый,
Җитен чәчен җилгә таратып.
Кулларында ап-ак ромашкалар,
Күзләрендә — сөю-ярату.

Туктап кала да кыз барган җирдән,
«Сау бул», — диеп, кире кузгала.
Тукта! Тукта! Китмә син, яшьлегем.
Кыз ишетми... Хатирәгә күмеп,
Томаннарда эреп югала...

Үткәннәрем белән оч(ы)рашып,
Туган яктан китеп барышым.
Эзләремне югалтмаган, авылым, 
Һәр адымың, һәрбер карашың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур яшәү өлгесе Клавдиянен... Илен, халкын яратучы, гаиләсен яратучы, хөрмәт итүче; шигырьләре дә хисле, җанлы! Рәхмәт Сезгә!