Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сигезе – сигез шатлык

Бүгенге көндә өчтән дә артык балалы гаиләләр сирәк. Киендерергә, ашатырга, укытырга кирәк дигән төрле сәбәпләр белән, мондый феноменаль адымга хәзер күбесе базмый. Шулай да, арабызда кыю гаиләләр күренгәли. Биш, алты, хәтта җиде бала тәрбияләүчеләр дә бар

Сүзем Кукмара районы Үрәсбаш авылында гомер итүче сигез балалы Никоноровлар турында булачак.

Галина белән Владимирның гаилә корып җибәргәннәренә быел 22 ел. Галина үзе Сәрдәүч авылы кызы. Владимир Үрәсбаш авылыннан. Танышулары Галинаның туган авылында була. Ул вакытта Галина авыл ашханәсендә пешекче булып эшли. “Тутасы безнең авыл килене. Владимир җизнәләренә кунакка килеп йөри иде. Шул вакытта танышып та киттек”, - дип сөйләде Галина. Танышып, бер-берен белешкәч, пар очраша башлый. Матур гына йөрешкәннән соң, өч айдан туйларын да уздыралар. Галина Комрат Иваннар гаиләсенә килен булып төшә. Берничә елдан гаиләдә беренче балалары – кызлары Алёна туа. Аннан бер-бер артлы Альбина, Азалия, Аделина, Альмир, Адель, Алина һәм Артур дөньяга килә.

22 ел элек кавышкан Никоноровлар бүгенге көндә сигез бала тәрбияләрбез дип уйлаган микән? Анысы билгесез, әмма Владимир өчен дә, Галина өчен дә күп балалы гаилә гаҗәп нәрсә түгел. Владимир җиде, ә Галина үзе биш балалы гаиләдән. Икесенең дә, әти-әниләре үрнәгендә, зур гаилә төзергә хыяллары булган.

“Сигез бала, сигез характер”, дип әйтеп куйды әниләре. Әйтүе генә җиңел, шул сигез характерга ярашып кара әле. “Балаларым мине бер карауда аңлыйлар. Сигезе сигез төрле булса да, уртак тел табып була”. Балаларның үзара мөнәсәбәтләре дә уңай. “Бер-берләренә ярдәмләшеп яшәргә өйрәнәләр. Берсе белмәгәндә, икенчесе аңлап булыша”, – дип куана Галина.

Бүгенге көндә Галина Артур исемле уллары белән декрет ялында. Көзгә кабат Үрәсбаш авылының “Чулпан” балалар бакчасына пешекче булып кайтачак. Эшкә чыккач та, балалар күз-колаксыз дип кайгырасы юк. Өйләрендә зур ярдәмгә килүче 80 яшьлек Пикла әбиләре бар. Бүгенге көндә хуҗалыкта булыша алмаса да, тәмле ризыклар пешереп балаларны каршы алып, озатып тора икән ул. “Берсе генә өйдә булмаса да, өй буш кебек тоела. Һәрберенең үз урыннары бар бит аларның”, – дип сөйли әбиләре. Балалар да хәзер кул арасына керә башлаган. Авыл тормышын үзегез беләсез: зур бакча, абзар тулы мал. Никоноровларның да маллары шактый. Сыер, таналары, дуңгызлары, тавыклары… Җәйгә кырыклап каз алырга уйлыйлар. Йорттагы бар эшне дә бүлешеп эшлиләр.

Игътибар иткәнсездер, балаларның барысының да исемнәре “А” хәрефенә башлана. Исемнәрен әтиләре Владимир кушкан. Бәлки, “А” хәрефе кебек һәрчак алдан баруларын теләгәндер әти кеше. Балалар, чыннан да, алдынгылар рәтендә. Алёна мәктәпне “кызыл” аттестат белән тәмамлаган. Бүгенге көндә Казан шәһәренең төзелеш техникумында белем ала. Альбина КНИТУда технологка укый. Кечерәкләре Азалия, Аделина, Альмир мәктәптә, Алина, Адель балалар бакчасында, бер яшьлек Артур әнисе белән өйдә.  Альмир белән Адельне Владимир Түбән Үрәс авылындагы мәктәпкә көрәш секциясенә йөртә. Егетләрнең уңышлары да күз алдында. Түбән Үрәс авылында ел да карендәшебез, Тәңкә авылы тумасы, Советлар Союзы Герое Петр Воробьев исемендәге көрәш турниры уздырыла. Егетләр бу турнирда катнашып, әти-әниләрен куандырып, призлы урыннар алып торалар.

Кызлары да сынатмый. Кул эшләреостасы Роза Иванова оештырган бәйләү түгәрәгенә йөриләр. Азалия апрель аенда ТНВ телеканалының “Тамчы шоу” проектында булып кайткан.

Никоноровлар социаль яклау бүлегеннән субсидия, балалар өчен бирелүче айлык пособиеләрне алып тора. Һәрбер бала өчен дә закон буенча каралган акчалары алынган. Ул акча белән бүгенге көндә торучы йортларын төзекләндергәннәр. Торак төзелешенә ярдәм турындагы Федераль закон кысаларында, Россиядә күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлекләре таратылды. Никоноровларның да бар ул җирләре. Әлегә ул җирнең киләчәге турында сүз кузгатмадылар. 2009 елда гаилә фатир алуга чиратка баскан булган. 2020 елда фатирлы булырга өметләнәләр. Бирсен Ходай!

2018 елда Галина Никоноровага “Ана даны” медале тапшырылган. Бу медаль биштән артык баласы булган, балаларын тиешенчә  тәрбияләп, үрнәк булып торган аналарга бирелә.

Әби-бабайларыбыз заманасын искә алыйк әле. Аларның һәрберсенең гаиләсендә  дүрт, биш, аннан да күбрәк балалар тәрбияләнгән. Ә хәзер, гаиләдә өчтән дә артык бала булса, “Ничек бу адымга барырга курыкмаганнар икән?” дип гаҗәпләнәбез. Ул вакытта гаиләләргә бернинди пособиеләр, льготалар да бирелмәгән. Хәзер хәлләр икенче төрле. Бүгенге көндә, һәрбер сабый үз ризыгы белән туа, һәрбер туган балага акчалата ярдәм күрсәтелә. Шулай да, табарга куркабыз.

Бер бала гына алып кайтыргамы, бишнеме – бу һәр гаиләнең үз теләге, үз хокукы. Туган балаларыңа лаеклы тәрбия, һәрберсенә тиешле мәхәббәт биреп үстерү дә кирәк бит әле. Никоноровлар бу яктан бәхетле. Һәрбер балалары кадерле, көтеп алынган. Янәшәләрендә яраткан әти-әнисе, әбиләре бар. Киләчәктә дә әти-әни биргән тәрбияне җуймыйча, үрнәк шәхесләр булып үсеннәр иде, дип телисе килә.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X