Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сигез дистә елдан соң...

Зәй районының Кабан Бастырык авылы чиркәвенә Кодрәтләр кылучы Изге Николай тәресе 88 елдан соң әйләнеп кайтты.

Курку белмәс Кәтә 
Кабан Бастырыкның 1881 елда төзелгән Архистратиг Михаил чиркәвендә архиерей Николай Угодникның төсе төшерелгән изге тәре булган. Бу чиркәүне 1935 елда ябалар. Нәтиҗәдә, заманында үзенең миссионерлык мәктәбенә кадәр булган Кабан Бастырыкта да динсезлек чоры башлана. 1937 елда чиркәү священнигын Себергә сөрәләр. Чиркәүдәге изгеләрнең төсләре төшерелгән тәреләрне, дини китапларны авыл халкының күбесе яшереп өйләренә алып чыга. Авыл советы секретаре булып эшләүче Михаил Петровның хатыны Екатерина Ильинична, «безгә тентү кермәс» дип уйлап, бик күп дини изге китапларны һәм тәреләрне чиркәүдән алып чыгып, базларына яшерә. Зәйдән килгән милиция хезмәткәрләре авылыбызда өй борынча йөреп, тәреләрне җыеп алып китәләр. Ә андый йортларның хуҗалары да кулга алына. Үзе авыл советында эшләгәч, Михаил Петров өенә тентү керми. 

Фотода:Екатерина Петровна

Тәреләрне, изге китапларны саклап калган Кәтә әбинең улы Николай авылдашыбыз Анна Афанасьевна белән гаилә корып Тукай районының Бәтке авылында төпләнеп калдылар. Анна түти яшелчәлектә, Николай дәдәй агроном, совхоз директоры урынбасары булып эшләде. Уллары Григорий «Тукай водоканал»ын һәм районның керәшен оешмасын җитәкли. Григорий Николаевич буш вакытларында картиналар ясый, шигырьләр, поэмалар яза. Валентина белән алар өч кыз үстерделәр.

Кәтә әбинең олы кызы Анна сугыш вакытында Казан хәрби госпиталендә шәфкать туташы булган. Сугыш беткәч, башта үзебезнең авыл, аннан соң Дүрт Мунча, Бура-Киртәдә фельдшер булып эшләде, җәяү Алмалыга йөреп, андагы авыруларны да дәвалады. Ире Фәхрулла Хәмидуллин белән дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. шул балалары кадер-хөрмәтендә 95 яшькә җитеп бакыйлыкка күчте.

Ә икенче кызы Зоя авылдаш егете Петр Брицовка кияүгә чыгып, Чаллыда яшәделәр. Аларның оныклары Мәскәүдә тора, артистлар.

Батаевларда — тентү
Тентү Давыт Батаев яшәгән йортка да керә. 1864 елда туган Давыт Константинович патша чорында Кавказда 6 ел кавалерист булып хезмәт итә. Русчага да яхшы өйрәнеп кайта, укый-яза белә. Солдат хезмәтеннән соң бик күп еллар чиркәү старостасы да булып тора. Шуңа күрә аларның гаиләсенә шикләнеп карыйлар. Улы Григорийны да чиркәүдән тәре, китаплар алуда гаеплиләр. Тентү кергәнне сизенеп, Гөргөри дәдәй тизрәк өйдән чыгып йөгерә, ишегалдында көчле ату тавышы яңгырагач, хатыны Фекла түти яшь баласы Марияне тотып баскыч төбенә йөгереп чыга һәм үзәк өзгеч тавыш белән кычкырып елый башлый: «Үтерделәр» ... Шуннан соң тентүчеләр, Гөргөри дәдәйне үлде дип уйлыйлар.

«Тентүгә каршылык күрсәтеп безгә балта күтәрде, дип әйтербез, «эш» ачарга кирәк булыр» дип, Гөргөри дәдәйнең балтасын алып чыгып киткәннәрен, үзенең кечкенә сабыйларын Илья белән Марияне тотып, үксеп-үксеп елавын әни еш сөйли иде», — дип, искә ала Татьяна Григорьевна. 

Гөргөри дәдәй Кызыл таң авылында яшеренеп исән кала. Тынычлангач, өенә кайта. Байларга санап, аларның өйләрен сүтеп алып китеп Сарман районындагы авылга клуб итеп салалар. Үзләренә мунча һәм кое гына кала. Бусагалыкларын урманнан арба белән тартып алып кайтып мунчаны өй итәләр. 

Гөргөри Бөек Ватан сугышына һәлак була. Кызы Татьяна (1938 елгы) Алабуга китапханәчеләр техникумына укырга китә. Хатыны Фекла түти 1955 елда, улы Илья эшкә ярый башлагач кына, яңа өй төзи ала. Ә бер елдан 92 яшьлек Давыт бабай бу дөньядан китә. 

Илья дәдәй Чаллыда яши, укытучы була. Мария түти Самарада яши, шулай ук, укытучы һөнәрен сайлый. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының библиография һәм китап белеме кафедрасы профессоры Татьяна Дунаеваны бар кеше дә белә. Ире Николай дәдәй белән алар һәркемгә үрнәк пар булдылар. Татьяна Григорьевна бик күп еллар үзебезнең Казандагы Алла Анасының Тихвин чиркәвендә атнакөн мәктәбен җитәкләде, карендәшләребезгә дин тарихын өйрәтте. 

Чиркәү ачылгач
2013 елда Кабан Бастырыкта чиркәү ачылгач, электән калган изге китапларны, тәреләрне алып килүчеләр дә булды. Артур Миронов алып килгән Кодрәтләр кылучы Изге Николай тәресе һәм Никита дәдәй Ермаковның өй түбәсендә озак еллар яткан «Нерукотворная» тәресе — шундыйлардан. 

Фотода:Изге Николай тәресен алып кайткан көнне авыл халкы чирәүгә җыелды.

Тагын берсен узган җәйдәге авыл җыенында халыктан җыелган акчага Изге Николай Чудотворец тәресен Казанга алып барып төзекләндереп, Чаллы шәһәрендәге «Неупиваемая Чаша» чиркәвендә кышкы Микула көнне аруландырдылар. Моның өчен Чаллы чиркәве дьяконы Михаил Мироновка авыл халкы рәхмәтле. Ул безнең чиркәүгә һәрчак ярдәм итә. Шулай ук, чиркәүне төзүдә башлап йөргән хәзер дә карап, тәртипләп торучы Андрей дәдәй Кондратьев, чиркәүне чистартып, юып торучы Валентина Тихонова, Анастасия һәм Валентина Кукиналар, сукмак-юлларын чистартып, карны көрәп торучы Петр Батаев, Чаллыдагы керәшен чиркәвеннән Изге Николай тәресен авылыбыз чиркәвенә алып кайткан Анна һәм Фёдор Брицовлар, барлык эшне оештырып йөрүче ак дәдәй Григорий Батаев, чиркәүдә иманнар, үгетләр укучы Анастасия Кукина да ихтирамга лаек. 

Фотода:Кабан Бастырык авылы чиркәве

Авылыбызның элекке Изге Николай тәресенең үз йортына кайтуына күңел сөенә, ул чын күңелдән ышанып ярдәм сораучыларга булышлык күрсәтә. Безнең әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез шушы Кодрәтләр кылучы Изге Николай тәресе каршында теләк теләгәннәр, ул аларга күп борчулардан арынырга ярдәм иткән. 

Кодрәтләр кылучы Изге Николай тәресенең илебездә барган катлаулы хәлләрне җайга салуда һәм сугышлар бетеп, якыннарыбызның исән-сау кайтуларына булышачагына, авылыбыз һәм Россия халкының тату тормышта яшәвенә ярдәм итәчәгенә ышанам. 

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Лаеш районының Усад авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Анастасия , бик зур Рэхмэт , Кабаныбызнын белмэгэн тарихлары белэн тоныштырган очен , эчтэллекле итеп язгансын