Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шәймиевны чикләвек белән сыйлаган әби

Керәшен Пакшинында туарга тиешле баланың гомере Комазан башында уза

Сугыш михнәтләрен үз җилкәсендә татыган, олы тормыш юлы үткән тыл ветераны Анна Воробьёваның хәтер сандыгын яңартып, истәлекләре белән уртаклашып кайттым.

Николай Михайлов

Түшлеккә озак карап торды

Бер елны Мамадышка Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев килде. Кыш иде ул чагында. Гадәт буенча, мәртәбәле кунакны район мәдәният йорты каршында төбәгебездә яшәүче төрле милләт вәкилләре милли киемнәрдән, ипи-тоз белән каршы алдылар. Минтимер Шәрипович алар яныннан узганда, Комазан башы авылының “Карендәшләр” керәшен фольклор ансамблеyнең бер апасы янына тукталды да аның түшлегенә озак кына карап торды. Ул - элеккеге акчалардан тезеп ясалган бизәнү әйберсе. Аның хуҗабикәсе дә җавапсыз калмады, чигелгән янчыгыннан бер уч куак чикләвеге алып, Президентыбызның учларына салды. Ул апа Комазан башы авылында яшәүче Анна Воробьёва иде. Бүгенге язмабыз аның турында.

 “Тәтәй ташлап киткәндә, карында калганмын”

Икенче бала булып туарга санаулы көннәр калганда, тәтәсе Мәкчем гаиләсен ташлап чыгып китә. Гаиләдә бер малай үскән була инде. Ләкин Иван исемле бала биш яшендә вафат була. Нәнәсе Мөтрей (Матрёна) карынындагы баласы белән утырып кала.

–Тәтәм авылдагы үзеннән өлкән бер хатын белән чуала башлый. Ул хатынның инде өч баласы була. Аларны да калдырып, тәтәм белән авылдан чыгып китәләр. Тәтәмнең гаиләсен ташлавына теге хатынның аңа бозык кертүе гаепле, дип сөйләделәр. Шулайдырмы, юктырмы, анысын тәгаен генә әйтә алмыйм. Көмәнле нәнәмне ерак әби Керәшен Пакшинына килеп алып кайта. Шулай итеп мин Комазан башы авылында 1930нчы елның 5нче сентябрендә туганмын, – дип сөйләде ул.

Тулырак: http://mamadysh-rt.ru/news/mgyyat/shymievny-chiklvek-beln-syylagan-bi

Иләк ачлыктан коткара

Сугыш алды, сугыш чорларында яшәгән балалар күргән авырлыклар аны да читләтеп үтмиләр. Баласына бер яшь тулганчы Мөтрей түти авылдагы мәктәпкә җыештыручы булып эшкә урнаша. Анный түти шунда җиде класс белем ала. Мәктәптә яхшы укучылардан санала ул. Алга таба белемен арттырырга да хыяллана. Ләкин сугыш аларны җимереп ата. Мәктәптә укысалар да, ул чордагы балалар колхоз тормышы белән яшьли танышалар. Ләкин ашарга тансыклык авылда яшәүчеләргә башка керем чыганакларын дә эзләргә мәҗбүр итә. Сугыш елларында Комазан башы авылында иләк ясау киң колач ала. Анный түти дә бу шөгыльне үзләштерә. Монда аңа нәнәсенең сукыр Әләксандр (Александр) дәдәсе ярдәм итә. Ни дә булса ясау бер хәл, аны бит әле сатарга да кирәк.

–Миңа тугызынчы яшь булгандыр, сукыр Әләксандр дәдәм белән кышкы көннәрнең берсендә чәнәшкәгә (чанага) иләкләрне төяп, 25 чакрым ераклыктагы Мамадыш базарына чыгып киттек. Сатудан кергән акчага ашамлыклар алганны хәтерлим әле. Кыскасы, сугыш тәмамланганчы иләк ясадык без. Мамадыштан тыш, Алабугадагы, Лубяндагы, Вахиттәге базарларга кадәр барып җиттек. Күмәртәләп сатучылар өйдән дә килеп алалар иде. Чоры өчен без начар яшәдек, димәс идем. Тамагыбыз тук булды, өс-киемнәребез дә начар түгел иде. Сыер, сарыклар, дуңгыз да асрадык. Аларга салымны да түләдек. Дөрес, дуңгызларга салмадылар бугай аны. Иләк сатуыбыздан көнләшкән иминият агенты булып эшләүче бер кеше бездән саллы салым түләттермәкче була, ләкин инвалид дәдәм аркасында ул ниятен тормышка ашыра алмый,  – дип истәлекләре белән уртаклашуын дәвам итте язмам герое.

Колхозда төрле эшләр дә башкара Анный түти. Ат караучы булып эшләгәндә, бер бахбай үлә. Моның өчен колхоз идарәсе атлар өчен җаваплы булган язмам герое, бригадир һәм ялгыз яшәүче Марҗый исемле хатынга 1000 сум түләргә, дигән карар чыгара. Соңгысының авыр хәлен белгән ике “гаепле” кеше чыгымнарны үзләре күтәрергә карар итәләр. Анный түтинең дәдәсендә “тере” акча булуга карамастан, ул үз көче белән эшләп, 500 сумны табарга карар итә. Бер атна эчендә тиешле сумманы туплый кыз бала: Ак Чишмә авылына йөреп, кешеләргә бакча казый. Мамадыштан, Кукмарадан, Соколкадан язгы-көзге пычракларда иңнәренә күтүмкә асып, аяк асты җилләгәч – ухалла арбалары, кышын чаналар белән чәчүлек орлыклар да ташырга туры килә. Фермадагы тиресне дә чаналар, арбалар белән кырга ташыйлар ул чагында.

Йоласына туры китереп урлыйлар

Сугыштан соң да авылда тормыш җиңел булмый. Шулай булуга карамастан, тормыш дәвам итә: иләк үрү дә онытылмый, колхозда да эшнең иге-чиге юк. Ләкин яшьләр кыенлыкларга карамастан, кичләрен авылның су буйларын, тау итәкләрен, клубны шау китереп ял итәләр. Гашыйк булу хисләрен дә бернинди киртәләр дә чикли алмый. Анныйга 22 яшьләр тирәсе. Ул инде Комазан башының уңган-булган егете, Чыпчык (керәшеннәрдә һәр йортның кушаматы бар. Автор.) Әләксандры белән йөри. Егетнең үзенә кияүгә чыгарга тәкъдимен кыз кире какмый. Хәзерге кебек, ризалык бирдең дә, машинага утырып кияү йортына кайту булмый ул чорларда.

 –Көзге бер көнне Әләксандр иптәш егете Александр Павлов белән салам яисә печән дә салынмаган ат җигелгән арбага утырып, күршедәге Бүре Микулайлары өенә алып кайттылар. Кыскасы, йоласына туры китереп урладылар мине. Калганы да йола буенча: кыз килешү, туй, кода ипие ашаулар һәм башкалар. – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Унбер бала анасы

Анна Воробьёва унбер балага гомер бүләк иткән ана кеше. Беренче баласын 23 яшьтә тапкан булса, төпчеге Валерий дөньяга аваз салганда аңа 43 яшь була. Кызганычка каршы, өченче баласы Григорий ике яшь чагында авырудан үлеп китә. Төпчеген дә югалта ана. Армиядә хезмәт иткәндә, Валерийның сукыр эчәгесе шартлый. Операция ясауга карамастан, өч ай Мәскәүдә бер хастаханәдә дәвалана ул. Табиблар аның гомерен саклап кала алмыйлар. Аңа багышлап бәет тә чыгара Анный түти. Бүген ул кызы Анфисаның улы һәм килене хөрмәтендә гомер кичерә.

Ике елга сигез капчык чикләвек

1988-89нчы елларда урманда куак чикләвеге бик уңды. Авыллар рәхәтләнеп тиенде шул табигать күчтәнәченә. Анный түти дә тик ятмый. Ике елда ул балалары белән ике арыш капчыгы чикләвек әзерли. Алдагы тормышында, авылда яшьтәшләре белән керәшен фольклор ансамбле оешканнан бирле (“Карендәшләр” исемле бу коллективны 2000нче елдан бирле авыл клубы мөдире Мария Андреева җитәкли), чикләвек аның өчен визит карточкасына әверелә. Нинди генә бәйрәм чаралары уздырылмасын, кунакларга әлеге урман ризыгын бүләк итмичә калмый ул. Ахирәте Мария Иванова белән чикләвектән күпме кунак авыз иткәндер, анысын тәгаен генә хәтерләми инде. Район Сабантуйларында, Питрау бәйрәмендә, дин яисә башка мәдәни чараларда мәртәбәле кунакларга чигүле янчыктан чикләвекне алар икесе дә җыру әйтеп бирәләр иде. Кызганычка каршы, ансамбльгә йөргән Анный түти буыны өлкәнәйде, аларны яшь пенсионерлар алыштырган инде. Язмам герое клубка да сирәк бара. Шул уңайдан ул дүртъюллык та чыгарган:

–Клубларга барган чакта,

Туктап-туктап ял итәм.

Туксан берне тутырырга,

Әле мин өмет итәм.

Туксан берне тутырабыз, Анный түти: 5нче сентябрьгә ерак калмады бит инде. Алла боерса, үзем дә килеп, бүгенге көндә дә чормада калган чикләвектән авыз итеп, тормыш турында фәлсәфә корып утырырбыз.

Нократ

Сугыш михнәтләрен үз җилкәсендә татыган, олы тормыш юлы үткән тыл ветераны Анна Воробьёваның хәтер сандыгын яңартып, истәлекләре белән уртаклашып кайттым.

Николай Михайлов

Түшлеккә озак карап торды

Бер елны Мамадышка Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев килде. Кыш иде ул чагында. Гадәт буенча, мәртәбәле кунакны район мәдәният йорты каршында төбәгебездә яшәүче төрле милләт вәкилләре милли киемнәрдән, ипи-тоз белән каршы алдылар. Минтимер Шәрипович алар яныннан узганда, Комазан башы авылының “Карендәшләр” керәшен фольклор ансамблеyнең бер апасы янына тукталды да аның түшлегенә озак кына карап торды. Ул - элеккеге акчалардан тезеп ясалган бизәнү әйберсе. Аның хуҗабикәсе дә җавапсыз калмады, чигелгән янчыгыннан бер уч куак чикләвеге алып, Президентыбызның учларына салды. Ул апа Комазан башы авылында яшәүче Анна Воробьёва иде. Бүгенге язмабыз аның турында.

Тулырак: http://mamadysh-rt.ru/news/mgyyat/shymievny-chiklvek-beln-syylagan-bi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев