Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Җәшнә, Кояш, җалтыра” конкурсының Гран-при бүләген Балык Бистәсеннән "Чулпы" ансамбле алды

Алар Яков Емельяновның "Күремчене хөрмәтләү" шигыренә әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр

1 декабрь көнне Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Яков Емельянов исемендәге республикакүләм “Җәшнә, кояш, җалтыра”  (“Свети, о Солнце, сверкай”) керәшен культурасы конкурс-фестиваленең гала-концерты булды. Ул Татарстан мәдәният министрлыгы, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, республика керәшен иҗтимагый оешмасы һәм "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле тарафыннан оештырылды.

Гала-концертны "Бәрмәнчек" ансамбле солисты Александр Игнатьев һәм Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре Сөмбелә Вәлиәхмәтова алып бардылар.

“Җәшнә, кояш, җалтыра” конкурс-фестиваленең максаты – яшьләрне һәм, гомумән, халыкны Җырчы Җәкәү иҗаты белән таныштыру, үзешчән җырчылар, шигырь язучылар, нәфис сүз осталары арасыннан талантларны ачыклау, аларны иҗат эшчәнлегенә тарту.

Гала-концертта Татарстан Республикасы Президент аппаратының милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Ефимов, Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге директоры Людмила Белоусова да катнаштылар.

Ирек Шәрипов бүгенге көндә туган телне саклап калуны иң мөһим бурычларның берсе дип атады. Аның сүзләренчә, әлеге конкурсның оештырылуы – Татарстан Республикасы, гомумән илебез өчен дә зур вакыйгаларның берсе. Евгений Ефимов Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган “Җәшнә, Кояш, җалтыра” конкурс-фестивальнең традицион чарага әверелүен теләде.

Людмила Белоусова әлеге конкурсның Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында иң мөһим чараларның берсе булуы турында әйтте. Нәкъ шушы елда алар халык арасында талантлы кешеләрне эзләргә тотынганнар: "Тел – ул халык байлыгы. Телне халык саклый. Чын талантлар да халык арасында үсә. Халык аларны тәрбияли. Яков Емельянов үзе дә гади халык арасыннан чыккан халык шагыйре. Хәтта Җырчы Җәкәү дигән матур исемне дә аңа халык үзе биргән... Без халык арасыннан чыккан, халык үзе үстергән "самородокларны" эзләп карарга булдык”, – дип сөйләде Людмила Белоусова.

Конкурсның беренче һәм икенче этаплары дистанцион рәвештә узган. Барлыгы 102 гариза кабул ителгән, шуларның 33е генә икенче турга үткән.

Гала-концертта катнашучыларны дүрт номинация буенча бүләкләделәр. "Автор-башкаручы. Шигырь” номинациясендә өченче дәрәҗә лауреат исеменә – Ландыш Гарифуллина (Балтач районы), Иван Алексеев (Менделеев районы), Валентин Иванов (Балык Бистәсе), Надежда Токранова (Яшел Үзән районы), икенче дәрәҗә лауреат исеменә – Гомәр Гыйниятов (Биектау районы), Мария Логинова (Түбән Кама шәһәре) һәм беренче дәрәҗә лауреат исеменә Николай Александров (Питрәч районы), Гөлия Хәкимова (Әтнә районы) лаек булдылар. Аларны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклорчы, галим Геннадий Макаров бүләкләде. Ул конкурста җиңү яулаган конкурсантларның алга таба да иҗат итүләрен теләде.

“Автор-башкаручы. Җыр” номинациясендә жиңүчеләрне Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хәсәенов бүләкләде. Әлеге номинациядә Нурулла Дәүләтшин (Балтач районы), Елизавета Сергеева (Казан шәһәре), Виталий Фёдоров (Лениногорск районы) өченче дәрәҗә лауреат исемен алдылар. Икенче дәрәҗә лауреат дипломнары белән Юрий Гордеев (Балык Бистәсе), Нина Сәлимуллина (Алабуга шәһәре) бүләкләнделәр. Номинациядә беренче урынны Әлмәт шәһәреннән Людмила Янеева алды.

“Керәшен шагыйрьләре шигырьләрен укучылар” номинациясендә өченче дәрәҗә лауреат исеменә – Юлия Мартемьянова (Зәй районы), Иван Пугачёв (Казан шәһәре), Галина Ильина (Чистай районы), икенче дәрәҗә лауреат исеменә – Алексей Краснов (Зәй районы), Галина Шәрифуллина (Мамадыш районы) һәм беренче дәрәҗә лауреат исеменә Сәмира Сабирҗанова (Сарман), Алсу Хаҗипова (Минзәлә) лаек булдылар. Аларга дипломнарны һәм акчалата бүләкләрне Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов тапшырды.


Татарстанның атказанган артисткасы Елена Григорьева “Керәшен шагыйрьләре шигырьләренә әдәби-музыкаль композиция” номинациясендә җиңүчеләрне котлады. Әлеге номинациядә өченче дәрәҗә лауреат дипломы – “Урагай” халык ансамбле (Мамадыш районы), икенче дәрәҗә дипломы – Лениногорск райоынның Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәнәсе коллективы (җитәкчесе Ләйсән Шәмсуарова), беренче дәрәҗә лауреат дипломы “Чулпы” халык ансамбленә (Балык Бистәсе) бирелде.

Конкурсның Гран-присын Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылыннан "Чулпы" ансамбле алды. Алар Яков Емельяновның "Күремчене хөрмәтләү" шигыренә әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр.


Кокурсның иң кечкенә катнашучысы – Теләчедән Регина Павловага һәм иң өлкән катнашучысы - Мамадыш районыннан Анна Воробьёвага махсус дипломнар бирелде. Кызганыч, 92 яше тулган Анна Воробьева конкурсның гала-концертын күрә алмый калды, күптән түгел ул мәңгелеккә күчкән...

"Җәшнә, кояш, җалтыра" фестивале озын гомерле булып, киләчәктә дә талантлы карендәшләребезне барлауда, аларның иҗатларын үстерүдә булышлык күрсәтсен, дигән теләктә калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев