Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шеморбаш авылы турында кызыклы фактлар

1678 елгы халык санын алу кенәгәсендә Шомырбаш авылы турында:”Починок на пустоши вершине речки Шунгуту, в ней дворов...,в них людей...,у них детей..., братьев..., пасынок..., племянников...,платит тот починок ясаков...”дип мәгълумат бирелә

Шеморбаш, Шомыртбаш, Шемурбаш... Шомырбаш авылы - Шомбыт елгасының югары агымы буенда, шәһәр тибындагы Балык Бистәсе поселогыннан 48 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Авылны Шомбыт елгасының башына урнашканга “Шумбут башы” дип атыйлар. Соңыннан авыл исеме Шомырбаш булып кала. Тарихчы И.А.Износков үзенең язмаларында:”Авыл кешеләре сөйләгәнчә авыл XV гасыр ахырында барлыкка килгән. Анда татар морзалары яшәгән”-дип билгеләп уза.(Износков,1882,33-46).

1678 елгы халык санын алу кенәгәсендә Шомырбаш авылы турында:”Починок на пустоши вершине речки Шунгуту, в ней дворов...,в них людей...,у них детей..., братьев..., пасынок..., племянников...,платит тот починок ясаков...”дип мәгълумат бирелә. Беренче ревизия кенәгәсендә: “Ташландык авыл булган Шамбутбаш авылы урынында яңа чукындырылганнар (новокрещенные)...”дип, беренче тапкыр керәшен авылы буларак искә алына (РГАДА. Ф. 350).

Авылда 1798 елда 79 ир, 1866 елда 72 хуҗалыкта 288 ир һәм 279 хатын-кыз, 1875 елда 87 ир һәм 100 хатын-кыз-урыслар; 234 ир һәм 226 хатын-кыз-татарлар, 1881 елда 120 хуҗалык, 1897 елда 820, 1907 елда 848, 1930 елда 683 татар һәм 227 урыс кешесе яшәгән.

Авыл халкының төп кәсебе иген игү, хайван асрау булган. Соңга таба аерым хуҗалыклар умарта үрчеткәннәр. Шомырбашта җир уңдырышсыз, башка авыллардагы кебек иген игү кораллары бик гади булган. Октябрь революциясенә кадәр тимер сука тотучы берничә хуҗалык кына булган. Калганнары агач сука, тырма белән иген иккәннәр, кул белән чәчкәннәр. Авылда яшәүчеләрнең күпчелеге урман эше белән дә шөгыльләнгән. Биредә үсеп утыра торган имәннәрдән чана табаны, чит илгә чыга торган имән такта-”Француз такта” эшләгәннәр.Бу такталар бочка, кисмәк ясарга, идән җәю өчен паркетка киткән. Шулай ук күмер яндыру зур урын алган. Яндырылган күмер Чистайга, Балык бистәсенә, Теләче базарына озатылган.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Шомырбаш волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында. Бүгенеге көндә Шомырбаш авыл җирлеге үзәге.

Социалистик төзелеш чорында Шомырбаш авылы гражданнары 1930 елның башында күмәк хуҗалыкка берләшә башлыйлар һәм колхозга “Социализм” исеме бирәләр. 1973 елда ул шул ук исемдәге совхоз итеп үзгәртелә. 1994 елдан авылда «Шомырбаш» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.
Халкы башлыча «Никитин Н.С.» (Шомырбаш авылы), «Григорьев А.П.», «Григорьева М.Г.» (икесе дә –Алан-Полян авылында), «Шәмсетдинов Н.Г.» (Зур Мәшләк авылы) крәстиян-фермер хуҗалыкларында, Кызыл-Йолдыз урманчылыгында хезмәт куя.

Бүгенге көндә Шомырбаш авылында мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, Петр һәм Павелның иман йорты бар.

1922–1930 елларда – башлангыч мәктәп, 1931–1934 елларда – крәстиян яшьләр мәктәбе, 1935–1966 елларда – җидееллык, 1967–1976 елларда –сигезьеллык (бинасы 1967 елда төзелә), 1977–2012 елларда – урта, 2013 елдан төп гомуми белем бирү мәктәбе эшли. 1976 елда мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее оештырыла.

Шомырбаш мәктәбеннән 1 профессор, 1 доцент, 6 инженер, 120 укытучы, 8 врач, 45 хәрби эшче, 100 гә якын авыл хуҗалыгы механизаторлары үсеп чыктылар, 200 дән артык кеше завод-фабрикаларда хезмәт куя.

Шуңа күрә дә халык арасында “Шумбут елгасы үзенең беренче суын Шомырбаштан алса, яшь буын аң белемне аның мәктәбеннән ала” дигән мәкаль киң таралган.

Керәшеннәр арасында күренекле җәмәгать эшлеклеләре, халык хуҗалыгының күп төрле тармакларында үзләрен күрсәтә алган шәхесләрнең байтагы Шомырбаш мәктәбендә белем алган. Бу мәктәпнең зур тарихы бар. Сүз Шомырбаш мәктәбе турында.

Шомырбаш авылында мәктәп 1868 елны ачылган. Башта мәктәпкә бина салу өчен акча бирелммәгән. Беренче мәктәп бинасын хәзер авыл уртасындагы тыкрыкка, авыл крестьяны Филипп Елисеев уз хисабына житкергән. Мәктәп ачылганнан сон 20 ел эчендә 8 укытучы эшләгэн. 20 ел узгач,биредә зур агач мәктәп бинасы салынган. Ул башта ”Братская школа” дип аталган. Аннан соң «Двухклассная школа», «Двухклассное училище» дип йөртелгән. 1906 елда хатын-кызлар өчен махсус мәктәп ачылган. Шомырбаш мәктәбе дини семинария өчен укытучылары әзерләгән.
Совет власте елларында бу мәктәп «Икенче баскыч мәктәбе » дип атала һәм ул Шомырбаштан волость күчерелгәнче яши. Аннан соң биредә 1930 елны колхоз яшьләре мәктәбе оештырыла . 1935–1966 елларда – җидееллык, 1967–1976 елларда –сигезьеллык (бинасы 1967 елда төзелә), 1977–2012 елларда – урта, 2013 елдан төп гомуми белем бирү мәктәбе буларак эшли.

Педагогия фәннәре докторы, профессор Василий Михайлович Горохов үзенең җибәргән бер хатында : «Сезнең мәктәп ул якларда иң карт мәктәпләрдән санала…Ул бик күп кешеләрне грамотага өйрәтте,белемле кеше итте…»-дип язган.

Шомырбаш мәктәбен тәмамлаучылар арасында 1 профессор ,4 доцент , 6 фәнни хезмәткәр, 22 табиб, 19 зоотехник, 16 агроном, 15 инженер, 6 артист , 100 дән артык укытучы, берничә дистә совет офицеры, дистәләгән авыл хуҗалыгы белгечләре һәм башка төрле һөнәр ияләре илебезнең төрле почмакларында хезмәт куялар.

Шомырбаш мәктәбен тәмамлаучы карендәшләребез:

  • мәгърифәтче, Казан һәм Уфа укытучылар семинарияләрендә эшләгән, хәзерге татар алфавитына нигез салучы, РСФСРнын атказанган укытучысы, Ленин ордены кавалеры - Роман Павлович Давлей;
  • профессор, куренекле совет физиологы - Алексей Васильевич Кибяков ;
  • РСФСРнын атказанган укытучылары : апалы-энеле,Ленин орденлы - Александр Осипович Камиссаров һәм Евгения Осиповна Петрова;
  • партия эшчесе - Иван Романович Марбуш
  • генерал - Алексей Ефимович Яковлев (Иванай авылы);
  • дивизия командиры, легендар герой
  • В.М.Азиннын ин яраткан 39 нчы танк командиры - Степан Васильевич Домолазов (1825-1937),
  • полковник - Михаил Владимирович Кузнецов
  • РСФСРнын атказанган артисты ,бас белән татарча жырлаучы - Василий Жарков;
  • Артист, инженер, укытучы - Степан Яковлевич Яковлев (Сураев);
  • Казан финанс-экономика институтының элеккеге ректоры , география фәннәре кандидаты - Павел Васильевич Абрамов;
  • математика фәннәре кандидаты, доцент - Петр Иванович Петров;
  • РСФСРның һәм ТАССРның атказанган табибы – Илья Емельянович Никитин;
  • Совет власте елларына кадәр керәшен моңнарын җырлаучы шагыйрь Яков Емельянов та (Алан-Полян) 1870 елларда Шомырбашта башлангыч белем алган.


Бүгенге көндә Шомырбаш төп белем бирү мәктәбендә 12 бала белем ала (филиал Таулар авылы башлангыч мәктәбе белән).

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев