Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шах и мат: керәшен егетләре шахмат турнирында җиңү яулады

8 август көнне Балык Бистәсенең мәдәният йортында Бөтенроссия Физкультурачылар көненә багышланган шахмат клублары әгъзалары арасында шахмат буенча район темпо-турниры узды.

Турнирда Балык Бистәсе, Анатыш, Котлы Бөкәш, Олы Елга, Бәтке, Күгәрчен, Урахча, Югары Тегермәнлек, Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы, Кече Укмас, Бикчурай, Ямаш, Алан-Полян, Үри, Зур Мәшләк, Шумково, Таулар, Иванай, Казаклар Чаллысы һ.б. авыллардан шахмат осталары катнашты.

17 яшькә кадәр булган уенчылар арасында Кызыл Йолдыз авылыннан Станислав Кибяков - беренче, Алан-Полян авылыннан Пётр Фёдоров икенче урынны алды.

Өлкәннәр арасында беренче урын Иванай авылыннан унынчы класс укучысы Кирилл Петуховныкы булды. Кирилл кечкенәдән шахмат уены белән шөгыльләнә. Ул Нижнекамск шәһәре, Республика, Россия дәрәҗәсендә оештырылган шахмат турнирларының призёры.

Фото: Дмитрий Петухов, Лариса Кибякова

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев