Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

SEYARFEST керәшен культурасы фестиваленнән фото-видеорепортаж

17 август көнне Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында беренче тапкыр SEYARFEST керәшен культурасы фестивале узды.

Чарада Керәшен Сәрдәсе авылыннан "Елмай" җыр-бию төркеме, "Чулпы" коллективы, Кукмара районы Село Чура авылыннан "Карендәшләр" халык ансамбльләре, күп кенә танылган җырлар авторы Анна Попова, "Кряшен чибяре - 2016" Татьяна Ефремова катнашты. Алар һәммәсе дә бәйрәмнең төп оештыручылары булган "Сәяр" халык ансамбле һәм Питрәч район хакимияте исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Катнашучыларга рәхмәт хатларын Питрәч район газетасының баш мөхәррире Ольга Шипшова һәм "Бәрәкәт" керәшен яшьләре хәрәкәте активисты Алиса Спиридонова тапшырды. Керәшен Сәрдәсе авылының район мәдәни тормышында актив катнашуы билгеләп узылды. "Йолаларны искә алу гына түгел, сез аларны саклап, күрсәтеп, киләчәк буыннарга тапшырасыз", - диде Ольга Шипшова.

SEYARFEST - "Сәяр" халык ансамбленең яңа проекты. "Сәяр" ансамбленең җитәкчесе Айдар Маннапов сүзләренчә ул яшьләр фестивале буларак уйланылган. Быел исә, башка районнардан яшьләр ансамбльләре чакырмаганнар. Үз сәбәбе бар икән. "Фестивальне район хакимиятенә күрсәтеп, район дәрәҗәсендә оештырырга планыбыз бар. Икенче елларга башка районнардан да кунаклар чакырачакбыз", - дип сөйләде Айдар. Икенче елга бу фестивальнең тагын бер үзенчәлекле фишкасы булачак. "Безнең авылда "башка чыгару" дигән йола бар. Яңа тормыш башлаган яшь парлар ата-ана йортыннан башка җиргә чыгып киткән. Ул йола бездә башка чыгу дип атала", - дип аңлатты ул. Бу уен яшь парлар арасында уйнатылачак.

Тулырак "Туганайлар" газетасының киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев