Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Seyarfest фестивале онлайн форматта үтәчәк

Бәйрәм программасы

"Сәяр" ансамбле узган ел Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында #Seyarfest фестивален үткәргән иде. Быел фестиваль коронавирус пандемиясе аркасында Online форматта үтәчәк һәм 2 көн ( 22-23 август) дәвам итәчәк. Бу турыда "Сәяр" ансамбле хәбәр итте.

22 август:

Оештыручылар тамашачыларга фестивальнең тарихы турында сөйләячәк. Авыл җирлеге башлыгы Николай Морозовның һәм Керәшен-Сәрдәсе авыл җирлегенең Туган якны өйрәнү музее фәнни хезмәткәре Олег Волковның котлавы трансляцияләнәчәк. Аннары керәшен мәдәнияте фестивален ачу тантанасы булачак. Тамашачылар шулай ук бал, алма һәм чикләвек Спасы турында сюжетларны да күрәчәкләр. Бәйрәмнең беренче көне үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгышы белән тәмамланачак.

23 август:

Бәйрәм программасында котлау сүзләре белән "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле чыгыш ясаячак. Менделеевск, Кукмара һәм Балык Бистәсе районнарыннан килгән фольклор ансамбльләр чыгышлары трансляцияләнәчәк. "Сәяр "керәшен халык вокаль ансамбле," Чулпы "халык фольклор ансамбле, шулай ук "Елмай" вокал-бию төркеме тамашачыларны иң яхшы композицияләре белән сөендерәчәк. Программада шулай ук халык иҗаты буенча мастер-класс - тамакса ясау һәм кышка әзерләнү буенча "Җәйнең бер көне кышны туйдыра" дип исемләнгән мастер-класс каралган. Фестиваль җирле ансамбльләр катнашында (турыдан-туры эфир) ишегалды концерты белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев